tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлаячак
КФУда Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлаячак

КФУда Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлаячак

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, республика Хөкүмәте заказы белән, өстәмә рәвештә 125 бала кабул ителгәнен әйтте. “75 бала көндезге бүлеккә, 50 бала читтән торып уку бүлегенә керде. Көндезге бүлеккә математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү дигән белгечлекләргә кабул итү оештырдык. Читтән торып уку бүлегенә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укытучылары дигән белгечлеккә кабул ителде. Әлеге юнәлештә кабул итү беренче тапкыр оештырылды. Балалар киләчәктә уку йортын тәмамлап, ике телдә дәүләт телләрен укыта алырлык, ягъни билингваль укытучылар булачак. Шушы уңайдан, җәй көне университет җитәкчелеге карары белән, Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелде. Шулай итеп, 1 ноябрьдән безнең структурада яңа югары мәктәп барлыкка килә”, – диде. Рәдиф Җамалетдинов 125 баланы укыту өчен 11 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгәнен әйтте.
Институтка быел барлыгы 1013 студент кабул ителгән.

 

Гөлнар Гарифуллина.
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*