tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда журналистика буенча магистратурадагы урыннарның барысы да татар бүлегенә бирелгән
КФУда журналистика буенча магистратурадагы урыннарның барысы да татар бүлегенә бирелгән

КФУда журналистика буенча магистратурадагы урыннарның барысы да татар бүлегенә бирелгән

Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә магистратурага каралган 10 урынның барысы да татар журналистикасы кафедрасына бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кафедра мөдире, профессор Васил Гарифуллин белдерде.

“Журналистика буенча 10 программа бар. 10 профильгә 10 урын бүленгән иде, шуларның барысын да татар бүлегенә бирделәр. Шулай итеп, көндезге бүлектә укучы 10 магистрыбыз да бар. Моны мин үзенә күрә өстенлек дип саныйм”, – диде Васил Гарифуллин. Аның әйтүенчә, быел бакалавриатта татар бүлегендә 5 кеше белем ала, киләсе елга 4 урын каралган.

Беренче курс студентларына килгәндә, Васил Гарифуллин быел 5 кеше бюджет, 5 кеше контракт нигезендә белем алуын әйтте. Якын киләчәктә милли журналистика өчен максатчан рәвештә кадрлар әзерләү ниятләнә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*