tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУның филология институтында Минтимер Шәймиев исемендәге актлар залы ачылачак
КФУның филология институтында Минтимер Шәймиев исемендәге актлар залы ачылачак

КФУның филология институтында Минтимер Шәймиев исемендәге актлар залы ачылачак

Казанда урнашкан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасындагы актлар залы Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев исемен йөртәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

КФУның “Tataristica” үзәге ике ел элек биредә татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләр башлаган иде. Дискуссияләрнең максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү булды. Аның инициаторы Минтимер Шәймиев иде.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасының актлар залы өченче катта урнашкан. Актлар залы тулысынча яңадан төзекләндереләчәк. Минтимер Шәймиев исемендәге актлар залының рәсми ачылышы кайчан булачагы әлегә билгеле түгел.
Актлар залында узган соңгы зур чара “Татарча диктант” булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*