tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кичә Казанда Рәшит Ваһаповны искә алу чаралары узды
Кичә Казанда  Рәшит Ваһаповны искә алу чаралары узды

Кичә Казанда Рәшит Ваһаповны искә алу чаралары узды

7 майда Татарстаның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулды. Бөек җырчының юбилеена багышланган фестиваль чаралары Казанда һәм башка төбәкләрдә көз көне үткәреләчәк.

Кичә исә Казанда легендар артистны искә алу чаралары үтте. Көндезен киң җәмәгатьчелек Рәшит Ваһаповның яңа Татар зиратындагы каберенә чәчәкләр салды. Чәчәкләр салуда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты.

Соңыннан Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар Советы Бу истәлекле вакыйга уңаеннан утырыш үткәрде. Анда Рәшит Ваһаповның мирасын барлау, исемен мәңгеләштерү хакында сүз булды, җырчы ядкаренә коръән укылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*