tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кикин марафоны
Кикин марафоны

Кикин марафоны

Каменка районының Кикин авылында җиңел атлетика буенча традицион  Халыкара “Кикин марафоны” узды.

Әлеге чараның  оештыручысы – “Марафон” җәмгыяте рәисе, СССРныц спорт мастеры, Русия чемпионы Фәрит Акжигитов. Катнашучылар марафон (42,195км.), полумарафон (21.0975 км) һәм 10 км. дистанцияләре буенча ярыштылар.  Мәктәп балалары өчен: 5 км, 3 км, 1км.
Кикинда бу спорт бәйрәме бик популяр.Аны карарга күп кенә авыл кешеләре чыга һәм чабышучыларга дәрт бирәләр.
Марафон дистанциясе буенча Тверь шәһәреннән Вячеслав Зверев җиңү яулады. Бу аның 290нчы ярышы булды. Кикиннан ул туп-туры Мәскәүгә халыкара марафон ярышларына китте.
Бәйгедә катнашучыларга грамоталар һәм Фәрит Акжигитовның портреты ясалган медалләр бирелде.
Кадыйр Акҗигитов, Пенза өлкәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*