tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кикинда 15 нче сәләтле балалар форумы
Кикинда 15 нче сәләтле балалар форумы

Кикинда 15 нче сәләтле балалар форумы

25 мартта Пенза өлкәсенең Кикин авылында һәр ел уздырыла торган 15 нче “Сәләтле балалар форумы” булып үтте.

Форумны тантаналы рәвештә Фәрит Исһак улы Акҗигитов ачып җибәрде. Әйтергә кирәк ул бу форумның «әтисе». Ачылу тантанасында катнашучы Кикин мәктәбе директоры, Н.Р.Девликамов, өлкә татар милли мәдәният мөхәрияте рәис Б.У.Акжигитов, Каменка шәһәренең  балалар иҗат йорты (МОУ ДОД ЦДТ)  директоры Т.В.Валуева  һ.б башкалар рәхмәт хатлары, һәм бүләкләр тапшырдылар.

Форумга бу юлы Пенза өлкәсеннән һәм күрше төбәкләрдән 500 бала ярышка җыелган. Быелгы форумда туган якны өйрәнү(краеведение), татар лингвистикасы номинацияләрендә татар телендә чыгыш ясау каралган иде.

Бу форумны күптән инде беләләр, шуңа күрә елдан-ел аның популярлыгы арта, аны башка төбәкләрдә дә беләләр. Быел да Мордовия республикасыннан, Ульян өлкәсеннән дә татар балалары ярышка килгән. Иң ерак һәм иң кадерле кунаклар Татарстаннан, рухи башкалабыз Казаннан, килделәр. Алар Казанның 27 номерлы татар телендә белем бирү гимназиясеннән, 8 кешедән торган делегация иде. Күп кенә балалар грамоталар һәм призлы урыннар яуладылар.

Бу форумны күп еллар Фәрит Исһак улы Акҗигитов һәм мәктәп укытучылары әзерләп килә.

Оештыручылар һәм меценатлар:

“Марафон” спорт җәмгыяте;

“Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Пенза өлкәсе бүлеге;

Пенза өлкәсенең Каменка районы хакимияте;

Каменка районының Кикин авылы урта мәктәбе;

Кикин авыл советы хакимияте;

“Единая Россия” партиясенең  “Молодая гвардия” бүлеге;

Пенза өлкәсе татар милли мәдәният мөхтәрияте;

“Тройка” компаниясе һәм “Ак тау” (Белая гора) туристик базасы (генераль спонсор Т.Р.Абдрашитов);

ООО “ОСТ” (гендиректор Г.И.Гафуров).

Макаров крестьян хуҗалыгы (гендиректор Ш.Р.Хайров);

“Кувака” компаниясе (гендиректор К.А.Девликамов);

ИП КФХ  Р.Р. Баткаев;

Пенза өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы (рәисе Э.Х.Васильева);

ИП КФК Р.Бареев и К.Бареев.

 Кадыйр Акҗегетов, Пенза өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*