tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләчәкне үзләре сайлый
Киләчәкне үзләре сайлый

Киләчәкне үзләре сайлый

Бүгенге яшьләр турында “җилбәзәкләр, өстән уйлаучан­нар” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма арала­рында мөстәкыйль, хезмәт сөючән, тормышка җитди караучы егетләр-кызлар да күп. Самарада яшәүче Айдар Мара­дулин, Таһир Сафин һәм Харун Аслан нәкъ шундыйлардан. Тырышлыклары, белемгә омтылучанлыклары белән алар киләчәккә юл сала башлаганнар да инде.

Бу егетләр Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 6нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, укуларын Казанның 2 санлы ли­цей-интернатында дәвам итәргә булганнар.
– Якын дусларыбыздан, хөр­мәтле укытучыларыбыздан, әти-әниләребездән аеры­лып, читкә китәргә җиңел булмады, әлбәттә. Лицей безне киләчәк перспективалары белән кызыксындырды, һәм без, тәвәккәлләп, Казанга юл алдык. “Яктылык” мәктәбе биргән төпле башлангыч белем һәм тәрбия дә Татарстанның иң дәрәҗәле мәктәпләренең берсенә укырга керергә ярдәм иткәндер, — дип сөйли Айдар.

Бу лицей-интернат (элеккеге исеме 2 номерлы татар-төрек лицее) — чынлап та иң абруйлы һәм алдынгы мәктәпләрнең берсе. Анда имтихан биргән 6нчы сыйныфны тәмамлаган укучылар кабул ителә. Айдар, Харун һәм Таһир аларны уңышлы тапшырганнар.

Егетләр яңа шартларга бик тиз өйрәнеп китәләр һәм укуларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башлыйлар. Айдар башта рус әдәбиятын тирәнтен өйрәнә башлаган булса, 8нче сыйныфта башка дәресләр белән мавыгып киткән.

– Миңа хокук дәресләрен өйрәнү перспективалырак булып күренде. Укытучыбыз Илсур Җиһаншин социология, философия һәм политология фәннәрен үз эченә алган җәмгыять дәресләренә карата кызыксыну уятты. Җәйге лагерьда, белем алу сменаларында ул безне бу фәннәрдән төрле бәйгеләргә әзерләде, — дип сөйли Айдар.

Остазның һәм укучының тырышлыгы бушка китми, җәмгыять белеме буенча Айдар Марадулин быел төбәк этабы олимпиадасы призеры исеменә, ә хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасында беренче урынга лаек була.

Ә менә Харун биология белән ныклап шөгыльләнә. Каникуллар вакытында Киров шәһәрендәге җәйге мәктәптә дә укып алган бе­лем­ен ныгыта. “Анда дәресләрне шулкадәр кызык­лы итеп бирәләр ки, мин бу фәнне сайлавымның дөрес булуына тагын бер кат инандым”, — дип сөйли егет. Ул Рес­публика күләмендә узган бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнаша. Узган елда региональ этапны үтеп, биология буенча Бөтенроссия олимпиадасында яшьтәшләре арасында җиңүче булып таныла.
Таһир исә химия белән мавыга. “Катлаулы булса да, матдәләр төзелешен, үзен­чәлекләрен өйрәнү, берсеннән икенчесенә әверелү процессын күзәтү миңа кызыклы”, — дип сөйли ул. Таһир Казанның федераль университеты уздырган олимпиада призеры исеменә ия булган.

Ә төбәкара бәйгедә җиңү өчен балл җитешмәгән. Шулай да ул артык борчылмый: “Җиңелү дә тәҗрибә алырга, үз-үзеңне сынарга ярдәм итә”, — дип тыйнак кына елмая. Таһир белән Харун яхшы укулары өчен ике тапкыр Сочиның “Сириус” сәләтле балалар лагерена юллама белән бүләкләнгәннәр.

– Балаларның уңышлары белән без, ата-аналар, горурланабыз. Әлбәттә, 13 яшеннән баланы өйдән чыгарып җибәрергә бик авыр булды. Ә бүген бу борчылуларның юкка булуын күрәбез.

Балалар бөтен уңай­лык­лары булган бүлмәләрдә яши­ләр. Укырга бергә йө­риләр, өй эшләрен бергә эшлиләр. Укытучыларына (аларның күбесе КФУда да укы­та), бала­ларны олимпиа­да­лар­га әзерләгән остазларына без бик рәх­мәтлебез! Бө­тен­россия олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына укырга керә ала. Димәк, кайда, ничек укырга кертербез дип, баш ватасы юк. Алар үзләре, үз белемнәре белән киләчәккә юл салалар, — дип горурланып сөйли Ай­дар­ның әтисе Эмир Марадулин.

Алия АРСЛАНОВА.
«Бердәмлек».

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*