tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләчәктә бер-беребезгә терәк булып яшәргә һәм эшләргә язсын
Киләчәктә бер-беребезгә терәк булып яшәргә һәм эшләргә язсын

Киләчәктә бер-беребезгә терәк булып яшәргә һәм эшләргә язсын

1 июльдә Уфада узган Башкортстан татарлары конгрессының II съездында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев чыгышы.

Хөрмәтле президиум!
Мөхтәрәм милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән сезне сәламләргә һәм корылтай эшендә уңышлар теләргә рөхсәт итегез! Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закиров съезд делегатларына үзенең сәламләү хатын юллады. Вакыт кысан булу сәбәпле мин аны укып тормыйм, рөхсәт итсәгез чыгышыма күчәм.

Бүгенге мәртәбәле җыенда конгресс рәисе Ринат Зиннур улы Закиров үзе катнашырга теләгән иде. Кызганычка, алдан планлаштырылган башка төбәккә китү сәбәпле, килә алмады. Югыйсә, бүгенге җыенны башка көнгә күчерегә дә тәкъдим ителгән иде.

         Хөрмәтле делегатлар һәм кунаклар!

Съездның көн тәртибендә агымдагы елның 2-6 август көннәрендә Казанда узачак Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына делегатлар сайлау да бар. Рәис урынбасары буларак конгрессның соңгы еллардагы эш юнәлешләре һәм гамәлгә керткән проектлары турында кыскача гына булса да мәгълүмат бирмәсәм, бик үк дөрес булмас.

Барыгызга да мәгълүм, Бөтендөнья татар конгрессы 1992 нче елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең указы нигезендә оешты. Конгрессның I съездында катнашкан, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең тәүге тапкыр ничек бергә җыелуларына шаһит булган кешеләр бүгенге залда да бардыр. Минем үземә дә ул тарихи вакыйганы күрергә насыйп булган иде.

Менә шул көннәрдән соң 25 ел узып та китте, әле күптән түгел, төгәлрәк әйткәндә, 19 нчы июньдә Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 25 ел тулды.

Узган 25 ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессына 41 илдән һәм Россиянең 72 субъектыннан 476 оешма әгъза булды. Шулай ук, бүгенге көндә конгресс канаты астында Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды, «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы, «Татарча көрәш» милли спорт федерациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе, Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы эшләп килә.

Бөтендөнья татар конгрессының соңгы 15 елда гамәлгә куйган кайбер проектларын әйтеп узу да урынлы булыр дип исәплим.

Иң мөһим проектларыбызның берсе – дөньядагы, бигрәк тә Рәсәйдәге татар авылларын барлау. Авыллар – телебезнең, мәдәниятебезнең чишмә башы. Аларны саклау барыбызның да изге бурычы. Конгресс туплаган мәгълүматларга караганда бүгенге көндә Рәсәй киңлекләрендә 4280 татар авылы бар. Шуларның якынча өчтән икесе Татарстан һәм Башкортостанда. Бу әйтеп бетергесез зур байлык. Әлбәттә, алар арасында Әләзән, Шыгырдан, Әзүркә, Урмай кебек меңнәрчә кеше яшәгәннәре дә, 10-15 хуҗалыктан торганнары да бар.

Бөтендөнья татар конгрессы 2007 елда «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасын булдыруга һәм Мәскәүдә теркәргә иреште.

Узган чор эчендә «Бөтенроссия татар авыллары» оешмасының «Бөтенроссия ат чабышлары», «Авыл кызы»,  татар авыллары командалары арасында хоккей турнирлары, көрәш бәйгеләре кебек проектларыннан тыш 2010 нчы елда беренчесе Самара өлкәсенең Гали авылында узган, хәзер инде ел саен көтеп алынган зур бәйрәм хәленә килгән Бөтенроссия авыллар Сабан туен атап үтәргә кирәк. Рәсәй киңлекләрендәге татар авыллары вәкилләренең үзара аралашуына, икътисадый һәм мәдәни элемтәләр урнаштыруына ярдәм иткән әлеге гомуммилли чара Чуашстан Республикасында, Пермь краенда, Чиләбе, Ырынбур, Волгоград, Ульян өлкәләрендә узды. Аларның һәрберсендә иң зур делегация булып Башкортостан вәкилләре катнашты. VIII Бөтенроссия авыллар Сабан туе агымдагы елның 21-22 нче июль көннәрендә дөньядагы иң зур татар авылы – Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында үтәчәк.

Конгрессның татар авылларын саклауны һәм үстерүне максат итеп куйган иң зур проектларының тагын берсе – 2012 нче елдан «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырыла башлаган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннары. Замана шартларында авыл эшмәкәрләре авылларыбызны саклаучы, шуңа бәйле рәвештә туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, мәгарифебезне саклаучы һәм үстерүче төп көч булып тора. Шуңа да без, ел саен Казанга җыелган татар авыллары эшмәкәрләренә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, элемтәләр урнаштыру өчен мөмкинлекләр тудырудан тыш, милли-иҗтимагый тормышта актив катнашуның зарурлыгын аңлатырга тырышабыз.

Бер ел элек «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасының рәисе итеп якташыгыз, танылган милләтпәрвәр эшмәкәр, киң кырлы шәхес Фәнир әфәнде Галимов сайланды һәм яңа вазыйфасының беренче көненнән үк җиң сызганып эшкә кереште. Ул тиз арада Бөтенроссия татар авыллары оешмасының интернет сайтын булдырды, төбәкләр белән турыдан элемтәләр урнаштырды.

Фәнир әфәнденең «Ык буе авыллары Сабан туен» үткәрү тәкъдимен дә без хуплап каршы алдык. Иманыбыз камил, 21 нче – 22 нче июль көннәрендә Туймазы районының Төмәнәк авылында узачак бу Сабантуй Ык буена урнашкан район һәм авылларыбызда яшәүчеләрнең үзара аралашып бәйрәм итүенә генә түгел, гомумән халыкларыбызның һәм тугандаш республикаларыбызның якынаюына хезмәт итәчәк. Президентыбыз да бу чараның әһәмиятен аңлап, I Ык буе авыллары Сабан туе батырына автомобиль бүләк итү өчен күрсәтмә бирде. Татарстан ягыннан бәйрәмдә хөкүмәтебез җитәкчеләре, танылган сәнгать осталары, җайдак һәм көрәшчеләр, журналистлар һәм Ык буена урнашкан районнарның вәкилләреннән торган зур делегация катнашачак.

Шулай ук, узган ел тәүге тапкыр уздырылган һәм икенчесе бүген узачак Башкортостан татарлары конгрессының Республика Сабан туена да зур әһәмият биреп кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттек. Президентыбызның узган ел һәм быел ат чабышларында җиңүчегә автомобиль бүләк итүен дә Башкортостан татарларына күрсәтелгән игътибар һәм ихтирам билгесе буларак кабул итәргә кирәк. Конгресс буларак без, әлеге чараны үткәрүгә үзләреннән өлеш керткән милли оешмаларыбызга, беренче чиратта Башкортостан татарлары конгрессына, эшмәкәрләребезгә һәм иң авыр йөкне үз өстенә алган милләтпәрвәр шәхес Хәсән әфәнде Идиатуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Быел Сабантуй бәйрәмнәре дөньяның 32 илендә һәм Рәсәйнең 58 субъектында уза. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы гамәлгә куйган проектларның берсе булган һәм 2001 нче елдан башлап уздырылып киленгән Федераль Сабантуй быелның май аенда Әстерхан шәһәрендә үтте. Киләсе елда әлеге зур чара Чуашстан башкаласы Чебоксар шәһәрендә узачак.

Соңгы елларда Конгресс даими үткәреп килгән, беренче чиратта дөнья буйлап сибелгән татарның эре эшмәкәрләрен бергә җыюны максат куйган «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумнары да бизнес даирәләрендә зур кызыксыну уята. Әлеге форумда Башкортостаннан да елдан-ел күбрәк вәкилләр катнаша.

«Авыл эшмәкәрләре җыеннары»на һәм «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумнарында катнашучы эшмәкәрләргә үзара танышып аралашу, тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен мәйданчык булдырудан тыш, без, милли тормышта актив катнашуның зарурлыгын тәкрарлыйбыз, тарихта һәм бүген үз хәләл байлыгыннан милли үсеш өчен өлеш чыгарган  иганәче-хәйрияче малтабарларны үрнәк итеп күрсәтәбез.

«Үткәнен белмәгән халыкның – киләчәге юк»! Эшмәкәрләребезгә әледән-әле милләтебез күпләп яшәгән төбәкләрнең һәм татар авылларының тарихларын язуның әһәмиятен дә җиткереп киләбез. Форумнар вакытында авыл тарихларына багышланган меңнән артык китаптан торган күргәзмәләр күрсәтелде.

Сүз уңаеннан, безгә Рәсәй күләмендә татар краеведларын бергә җыю фикеренә килергә Башкортостан татарлары этәргеч ясады. Эшмәкәр Камил әфәнде Аблязов ярдәме белән «Берлек» Башкортостан Республикасы төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасының төбәк тарихын өйрәнүчеләрне бергә җыюны, үзара аралаштыруны, аларга юнәлеш бирүне максат итеп куйган чаралары башка төбәкләр, шул исәптән Татарстан өчен дә үрнәк булды. Шуның нәтиҗәсе буларак, без 2015 нче елның көзендә тәүге тапкыр Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең фәнни-гамәли конференциясен һәм быелның март аенда I Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездын үткәрдек.

Милләтебез тарихында һәм бүгенге көндә Ислам диненең һәм дин әһелләренең тоткан урынын исәпкә алып, Бөтендөнья татар конгрессы 2005 нче елдан татар мөфти һәм имамнарын бергә җыя, 2010 нчы елдан башлап «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумнарын үткәрә башлады. Хәзер инде ел саен меңгә якын имамнарыбызны бергә җыючы, төрле мөфтият һәм үзәкләргә бүлгәләнгән дин әһелләребезгә үзара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, милләтне һәм динне саклау, үстерү өчен адымнар билгеләү өчен мәйданчык булдырган әлеге форумнарны оештыру һәм үткәрүдә беренче көннәреннән башлап Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтеннән һәм Башкортостан мөселманнары Диния нәзарәтеннән ярдәм һәм теләктәшлек күрдек. Быел май аенда узган форумга Башкортостаннан 120 дин әһеле катнашты. Форсаттан файдаланып, бу эштә һәрдаим фикер-киңәшләре белән безгә терәк булган Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмовка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

1992 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында оешкан һәм шулай ук быел 25 еллыгын билгеләп үтүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте дә соңгы елларда күзгә күренеп активлашты. «Ак калфак»ка әгъза оешмалар Рәсәйнең 52 төбәгендә һәм 18 чит илдә эшчәнлек алып баралар. Башкортстандагы «Ак калфак», «Сәхипҗамал», «Мөхлисә Бубый» исемендәге оешмалар иң актив, иң үрнәк җәмгыятьләр арасында.

Республикагыз район һәм шәһәрләрендә ике дистәдән артык җирле җәмгыятьне берләштерүче Башкортостан татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасына, аның җитәкчесе Люция ханым Вафинага аеруча рәхмәтлебез. Бу оешма әле күптән түгел бик күп төбәкләрдән килгән вәкилләр катнашында «Ак калфак»ның шәҗәрәләргә багышланган күчмә утырышын югары дәрәҗәдә уздырды. Гомумән, Люция ханымның соңгы елларда милләтебез өчен кылган изге гамәлләре санап бетергесез! Тагын бер кат зур рәхмәт Сезгә!

Хатын-кызлар дигәндә, Башкортостанда элегрәк «Нәүрүз гүзәле», хәзер инде «Татар кызы» дип аталучы бәйге турында да әйтеп узмыйча мөмкин түгел. Мондый бай тарихлы һәм эчтәлекле бәйге татар дөньясында бердәнбер! Ни кызганыч, омтылышлар булса да, Казанда мондый югарылыкта конкурслар узганы юк әле. Бөтендөнья татар конгрессы соңгы елларда бу конкурсны уздыруга һәрдаим ярдәм итеп килде.

Соңгы елларда Чиләбедә узучы  «Татар кызы» конкурсы Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә башланды. Ә инде узган ел оештыру комитеты бәйгене үткәрү хокукын, вәкиле конкурста җиңгән төбәккә бирү, ягъни аны бер төбәктән – икенче төбәккә күчеп йөри торган итү турында карар кабул итте. Барыгызга да мәгълүм, узган елгы Бөтенрәсәй  «Татар кызы» конкурсында Башкортостан гүзәле җиңеп чыкты. Быел бәйгедә утызга якын төбәктән һәм чит илләрдән килгән татар кызлары матурлыкта, осталыкта, тапкырлыкта көч сынашачак һәм аның финал өлеше көз көне Уфада узачак. Без, Башкортостандагы татар җәмгыятьләрен конкурсны оештыруда башлап йөргән  «Берлек» төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасына терәк булырга һәм үзегезне бердәм итеп күрсәтергә чакырабыз! Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте әлеге бәйгене уздыруга әлбәттә ки үзенең саллы өлешен кертәчәк.

Гомумән соңгы елларда Башкортостандагы татар иҗтимагый оешмаларына күрсәтелгән матди ярдәмнәр шактый артты.

Татарстан Республикасы хөкүмәтенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга этно-мәдәни проектларын тормышка ашыруда ярдәм итү максатыннан бирелә торган грантларын безнең ярдәм белән:

2014 нче елда:

Башкортостан Республикасы татарлары конгрессы «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивален уздыру өчен 140 мең сум,

Башкортостан Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте «Ике аккош» вокалист һәм баянистларның Республика конкурс-фестивален үткәрү өчен 240 мең сум,

2015 нче елда:

Башкортостан татарлары конгрессы шулай ук «Идел» фестиваль-конкурсын уздыру өчен 303 мең сум,

Башкортостан Республикасы төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте «Балкыш» әдәби конкурсы өчен 274 мең сум,

2016 нчы елда:

Башкортостан Республикасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры конкурсын үткәрү өчен 240 мең сум,

2017 нче елда:

Башкортостан Республикасы «Идел» мәдәниятне үстерү коммерцияле булмаган фонды «Идел» конкурсы өчен 167 мең сум,

Башкортостан Республикасы Төбәк милли-мәдәни мохтарияте «Җиз кыңгырау» Республика халык иҗаты фестиваль-конкурсы өчен 150 мең сум,

Башкортостан татарлары конгрессы «Туган тел» XII татар җырын яшь башкаручыларның Республика конкурсы өчен 149 мең сум алуга иреште.

 

Әйтеп үтелгән грантларның гомум суммасы 1 665 мең сум тәшкил итә.

Грантлардан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы  «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры конкурсын һәм «Туган тел» конкурсларын үткәрүдә һәрдаим өстәмә ярдәм күрсәтеп килә.

Соңгы ике елда  «Идел» конкурсында җиңүчеләрнең гала-концерты Казан тамашачысының да күңелен яулады.

Соңгы ике елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасыннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча грантлар бирә башлады. Узган елны 100 меңлек грантка Стәрлетамак педагогия институтының татар теле бүлеге, быел исә 100 мең сумлык грантка Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының «Буыннар сабагы» конкурс-фестивале лаек булды.

2014 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп  «Берлек» төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасына зур  «Хёндай» автобусы, моннан тыш Башкортостан татарлары конгрессы соравы буенча шул ук елда республиканың иң зур тиражлы татар газетасы булган  «Кызыл таң»га микроавтобус бүләк итеп бирүгә иреште.

Татар иҗтимагый оешмалары уздырган чараларда катнашучыларга, шулай ук, китапханә, мәктәп һәм татар үзәкләренә иҗтимагый оешмалардан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә Бөтендөнья татар конгрессы туган телебездә матур әдәбият китапларын бүлеп бирә. Быелның беренче яртыеллыгында гына да Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә җибәрелгән 17350 китапның 10580-е Башкортостанга киткән. Аларның гомум бәясе 1 333 мең сум тәшкил итә. Башкортостанга узган ел гомум бәясе 1 793 мең сум тәшкил иткән 14944 китап бүлеп биргәнбез. Бөтендөнья татар конгрессы аша соңгы 10 елда Башкортостан татарларына бүләк итеп бирелгән китаплар саны 123380 данә. Аларның гомум бәясе – 11 474 000 сум.

Республикабыздан читтәге милләттәшләргә ярдәм йөзеннән 2004 нче елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы катнашында алып барыла торган мөһим эшләрнең тагын берсе – Татарстан югары уку йортларына максатчан программа нигезендә бюджет урыннарына егет-кызларыбызны кабул итү. Соңгы елларда бердәм дәүләт имтиханы кайбер кыенлыклар тудырса да, без эшчәнлегебезне дәвам итәбез. Әлеге программа нигезендә 2004 нче елдан башлап республикабызның югары югары уку йортларына кабул ителгән 3460 егет-кызларыбызның 984-е Башкортостаннан икәнен дә әйтеп узарга кирәк. Милләтебез балаларының Татарстанда шулай күпләп укырга урнашуында мәрхүмә Кифая ханым Фазлетдинованың, Бәләбәй татар гимназиясенең элеккеге директоры Нурмөхәммәт әфәнде Хөсәеновның һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостандагы вәкиле Алик әфәнде Локмановның өлеше әйтеп бетергесез зур.

Яшьләр турында сөйли башлагач, Бөтендөнья татар конгрессының тагын бер мөһим проекты – Бөтендөнья татар яшьләре форумы хакында да әйтеп узасым килә.

Ике елда бер уза торган форумнар арасында төрледән-төрле чаралар уздырып килүче яшьләр оешмабыз, бүгенге көндә дөньяның төрле почмакларында 113 татар яшьләре җәмгыятьләрен берләштерә. Шунысы куанычлы, аларның күпчелеге әледән-әле яңа фикерләре, яңа проектлары белән милли тормышта үзләрен күрсәтеп килә. Ни кызганыч, Башкортостандагы татар яшьләрен бу җәһәттән башкаларга үрнәк итеп күрсәтә алмыйбыз әле. Бүгенге залда да яшьләрнең аз булуы минем сүзләремне күәтләмиме? Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмаларына бу мәсьәләдә җитди уйланырлык җирлек бар.

Мин бүген Бөтендөнья татар конгрессының кайбер чара һәм проектларын гына атап үтә алдым. Ел дәвамында без тагын бик күп чаралар үткәрәбез. Аларның күбесендә Башкортостан вәкилләре катнашып килә. Башкортостан татарлары конгрессының һәм башка иҗтимагый оешмаларыбызның тәкъдим-мөрәҗәгатьләрен дә һәрдаим игътибарга алып эшлибез. Еллык планга барлык тәкъдимнәрегез дә диярлек кереп бара. Соңгы ике елда яз айларында Казанда шыгрым тулы залларда узган һәм башкалабыз халкының көтеп алган чарасы хәленә килгән «Башкортостан татар шагыйрьләренең шигырь һәм җыр бәйрәме» әнә шундый уртак проектларыбызның берсе.

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бөтендөнья татар конгрессының Башкортостандагы вәкиле Алик Харис улы Локмановның юбилее уңаеннан апрель аенда Тинчурин театрында узган иҗат кичәсе дә Казан тамашачысының күңелен яулады.

Быел көз көне без Уфада һәм Казанда Башкортостан татарлары конгрессы белән берлектә үткәрергә планлаштырган «Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере» дип аталучы кичә дә эчтәлекле һәм матур чара булыр дип ышанабыз.

Мөхтәрәм милләттәшләр! «Ашаган белми, тураган белә» ди халкыбыз. Эшләгән эшләребез күп, әлбәттә башкарылмыйча калганнары да шактыйдыр. Без дә иҗтимагый оешма, без дә мөмкинлекләребездән чыгып шушы илдә эшчәнлек алып барабыз.

Киләчәктә дә бер-беребезгә терәк булып яшәргә һәм эшләргә язсын.

Без алга таба Башкортостан татарлары иҗтимагый оешмаларының халкыбыз мәнфәгатьләрен яклауда бердәм хәрәкәт итәчәгенә ышанабыз.

Шулай ук без, әле күптән түгел Президентыбыз Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле итеп билгеләгән Ранэль Рубиль улы Зиннәтуллинга да зур өметләр баглыйбыз. Ул милли эшләрдән ерак торган кеше түгел. Ерак Көнчыгышта эшләгәндә дә андагы оешмаларыбызга һәрдаим ярдәм итте, Казанга кайткач та Бөтендөнья татар конгрессында бу өлкәдә тәҗрибә туплады. Ранэль әфәнденең Башкортстанда да ярдәм һәм киңәш сорап килгән бер генә милләтәшебезне дә кире бормаячагына иманыбыз камил.

Хөрмәтле туганнар! Чыгышымны тәмамлап сезгә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тагын бер кат уңышлар теләргә һәм Башкортостан Республикасында халкыбызның телен, мәдәниятен, сәнгатен саклау һәм үстерүгә, милли мәнфәгатьләребезне яклауга үзләреннән зур өлеш керткән кайбер милләттәшләребезгә дәүләт һәм конгресс бүләкләрен тапшырырга рөхсәт итегез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*