tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләчәктә татар дизайнерлары өчен аерым фестиваль оештырылырга мөмкин
Киләчәктә татар дизайнерлары өчен аерым фестиваль оештырылырга мөмкин

Киләчәктә татар дизайнерлары өчен аерым фестиваль оештырылырга мөмкин

Якын киләчәктә татар дизайнерлары өчен аерым фестиваль оештырылырга мөмкин. Быел исә алар “Печән базары” фестивалендә кысаларында катнашачак. Бу хакта фестиваль үткәрелүгә багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина сөйләде.

“Киләчәктә дизайнерлар өчен аерым фестиваль оештыру тәкъдиме туды, бәлки ул чынга да ашар”, – диде ул.

Гүзәлия Гыйниятуллина фикеренчә, татар дизайнерлары аерым берләшмәгә үсеп җиткән. “Хәзерге вакытта без калфак булган һәрбер дизайнерны да “Печән базары”на кабул итә алмыйбыз, чөнки дизайн үсештә, үзгәрештә булырга тиеш. Дизайн “калфак”, “авыл” белән генә чикләнергә тиеш түгел, шәһәр, Европа форматына күчәргә тиеш”, – диде ул.

Гүзәлия сүзләренчә, “Печән базары”нда катнашу өчен 400 дән артык гариза килгән, әмма бары тик 120 се генә сайлап алынган. “Нәрсә генә тәкъдим итсәгез дә, сезнең стильләштерелгән татар әйбере булырга тиеш”, – дигән таләп куябыз. Ул дизайн-маркетка да, ашау мәйданчыкларына да кагыла”, – диде ул.

“Кеше безне кайвакыт XIX гасыр урталарында яшәгән кебек кабул итә, әйтик, калфак булмаса, татарча булмый, диләр. Сез үзегез дә калфак кимәгәнегез дип, әйтеп булмый бит. Шуңа күрә заманча татар мәдәнияте булгач, димәк, ул бу мохиттә ясалган иҗат булырга тиеш. Программада булган кайбер әйберне “татар” дип әйтеп булмый”, – ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы урынбасары Рәдиф Кашапов.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*