tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Килен төшә, тура пешә
Килен төшә, тура пешә

Килен төшә, тура пешә

28 август көнне Татарстан Республикасының Чүпрәле районы “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 100гә якын вәкилләрен кунак итте, үз җирлегендәге гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштырды. Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән җыелган ханымнар төрле объектлар белән танышты, күргәзмәләрне карады, остаханәләрдә катнашты (шул исәптән мин дә).

Татарстанның көньяк-көнбатыш капкасы

Чүпрәле районы Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикасы белән чиктәш. Татарстан районы буларак, ул 1930 елда барлыкка килгән. Аңа чаклы Чүпрәле яклары Сембер губернасына кергән. Районда 52 авыл исәпләнә, алар 19 авыл җирлегенә берләшкән. 22 мең 300 кеше яшәгән районда: 56 проценты — татарлар, 43 проценты — чувашлар, 1 проценты — руслар һәм башка милләт вәкилләре. Борын-борыннан Чүпрәле халкының төп кәсебе — игенчелек һәм терлекчелек. Күмәкләшү елларының башында районда 60лап колхоз төзелә. Ә хәзер авыл хуҗалыгы тармагында 5 зур предприятие, 103 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара.

Тарихта бу яктагы кайбер авылларга төрки телле кыпчаклар нигез салган дигән мәгълүматлар бар. Шуннан соң аларны булгар-суварлар алыштырган. Алтын Урда чорында биредә яшәгән төрки халыкларга монгол-татарлар килеп кушылган. Урда җимерелгәч, әлеге җирлекләр тулаем Казан ханлыгы составына кергән. Патша Россиясе чорында хәзерге Чүпрәле җирләре яңа төзелгән Сембер губернасына беркетелгән. Унҗиденче гасыр урталарында бирегә көнбатыштан мишәрләр күчереп утыртыл­ган, алар дәүләт чикләрен сакларга тиеш булган. Аларга җир биләмәләре бирелгән.

Чүпрәле районында туып-үскән данлы шәхесләр: мәгърифәтчеләр Һади Атласи, Шиһаб Әхмәров, җырчылар Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, ИлСаф, Алсу Әбелханова, актерлар Ринат Таҗетдинов, Һидаят Солтанов, Алсу Гайнуллина, язучы-шагыйрьләр Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, Кыям Миңлебаев, Шамил һәм Роберт Рәкыйповлар, Рәмис Аймәт. Бөек шәхес Шиһабетдин Мәрҗанине тудырып үстергән ананың нәселе дә Чүпрәле якларыннан икән. Чүпрәледә аларның каберләре сак­ланган.

Мишәр иле

Без, “Ак калфак” оешмалары вә­килләре, журналистлар Казан шә­һәреннән Яшел Үзән ягына чыгып китеп, Апас, Буа районнары аша Чүпрәле (Дрожжаное) районына юл тоттык. Район чигендә безне Габдулла Рәхимкулов исемендәге Иске Шәйморза авылы мәдәният йортының «Сөмбелә» ансамбле, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, “Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова һәм башка җитәкчеләр җыр-бию, сый-нигъмәт белән каршы алдылар. Сөйләмнәре белән без, татарлардан, аерылып торган мишәр халкы, шунда ук безне ачык күңеллелеге, кунакчыллыгы белән яулап алды. Үткен, чая, эшкә уңган, цыкылдап торган мишәрнең оясы әлеге төбәк! Автобуста барганда тарихчы Иршат Закиров бу якларның, һәрбер авылның тарихы белән таныштырып барды. “Балкый Шәйморза утлары” исемле җырны кем генә белми икән?! Безгә дә әлеге авылның утларын күреп, тарихы белән танышырга насыйп булды. Беренче тукталышыбыз Кече Чынлы авылы мәктәбе иде. “Акылның нуры — гыйлемдер” — Кече Чынлы урта мәктәбенең диварларына языл­ган бу сүзләр ерактан ук барыбызны да каршы алды, озатып калды.

«Гөлҗамал» фольклор төркеме, ак яулыклы татар әбиләренең кунакларны каршы алулары барыбызда да соклану хисе тудырды. Биредә милли традицияләрне сак­лау юнәлешендә мәктәп һәм балалар бакчасының укыту-тәрбия эшчәнлеге остаханәләр аша чагылыш тапты. Мәктәп директоры Тәскирә Ибраһимова авылдан чыккан күренекле шәхесләр, укытучылар, укучылар яулаган уңышлар турында сөйләде, ачык һавадагы музей экспонатлары белән таныштырды. Кече Чынлы авылы элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан. Бу традиция бүген дә сак­лана. Авылның үзенчәлеге булган милли көрәш батырлары көрәш алымнарын күрсәтте, ә иң мөһиме — батырлар тәрбияләгән әниләргә хөрмәт зур булды.

Авыл мәдәният йортына таба атлаганда, көянтәләр белән басып торган биш-алты кыз үзләренә җәлеп итте. Шул арада ат белән килеп егетләр бер кызны урлап та алып киттеләр. Кыз урлау (мишәрчә ырлау) — бу якларда элек-электән килгән йола. Сугышка кадәр гаиләләр, башлыча, кыз урлап төзелгән. Кыз белгән егетенә барса бер хәл, күп вакытта алар гомердә дә күрмәгән, белмәгән-ишетмәгән егетнең хатыны булып куйган. Тәкъдире шундый: кыз шушы ир белән яшәп китәргә, балалар тәрбияләп үстерергә тиеш булган. Чөнки урлаганнан соң кире кайткан кыз ирдән аерылган хатынга тиңләнелгән. Егет башлы-күзле булырга җыенуын өйдәгеләргә дә әйтеп куя. Кыз урлап кайткан җиргә инде мулла килеп утырган була. Шулай итеп, төшкән җирендә таш булып, килен әлеге йортта яшәп кала. Уңган хатын, тырыш килен, яраткан әни булып гомер итә. Алга таба мәдәният йортында кыз елату, килен төшерү кебек элек булган һәм бүген дә аларның сакланып калган кайбер мизгелләрен тамаша кылдык.

Әйе, йола яши икән, моңа сөенергә генә кирәк, йола онытылса, тел дә, милләт тә юкка чыга. Мин биредәге тезелеп киткән җиз самавырлар, килен сандыклары күргәзмәләрен кызыксынып карадым. Һәркайсының елы, исем-фамилиясе язылган экспонатларны җыюга күп көч түгелгәне күренеп тора. Шәхси эшмәкәрләр Рәйсә һәм Фәнил Җаббаровларның сөт эшкәртү цехында җитештерелгән продукцияләре, Дуван авылын­дагы шәхси эшмәкәр Альфред Хәйруллинның җиләк план­тация­сендә үстерелгән җиләкләрне үстерү технологияләре белән танышу — бу җирлектә яшәүче халыкның хезмәт сөючән икәнен күрсәтте. Район Җәмигъ мәчетенә экскурсия ясап, мөнәҗәт уку бәйгесе җиңүчеләрен тыңлаганнан соң, без, күптармаклы технологияләр техникумында тура һәм кәкәш ясау буенча остаханәдә катнаштык. Чүпрәле татар-ми­шәр­ләренә хас булган ризыклар: кәкәш, балан бәлеше, кабак бәлеше, корт, карабодай бәлеше, тура. (Кәкәш — бәрәңге яки эремчек пәрәмәче. Аны пешерү өчен 0,5 л җылы су, 1 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы чүпрә, он, бәрәңге боламыгы, ½ чәй кашыгы тоз кирәк. Камырны җәеп, өстенә бәрәңге боламыгы яки төелгән алма ягабыз, өстен йомырка белән майлыйбыз. Тура — пәрәмәч, күмәч. Аны әзерләү өчен 500 гр. эремчек, ½ стакан он, 5 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, ½ чәй кашыгы сода кирәк).

Район мәдәният йортында гармуннар, шәҗәрәләр, агачка бизәк кисеп ясау эшләре күргәзмәләре, гармуннар төзәтү буенча остаханәдә, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнашу — Чүпрәле районы турында, бары тик матур уйлар, соклану хисләре генә калдырды.

Тиздән бездә — “Ак калфак”

«Килен төшә, тура пешә» дип исемләнгән «Ак калфак»ның күчмә утырышына нәтиҗә пленар өлештә ясалды. Кадрия ханымның: “Мондый күчмә утырышларга яшьләрне җибәрергә тырышыгыз, баштанаяк кара төсләргә уранып йөрү безнең милләтебезгә хас түгел. Безнең үз йөзебез — матур калфакларыбыз, күлмәкләребез бар, без шуларны кияргә тиеш”, — дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. “Әгәр дә без гореф-гадәтләребезне, киемнәребезне кире кайтармыйбыз икән, безнең телебез бервакытта да кире кайта алмый. Әгәр дә без Европа стиле дип, тишек джинсылар киеп йөрибез икән, безнең телебез кайчан кайтыр — белмим. Әгәр дә хатын-кыз матур күлмәген, калфагын киеп, кәс-кәс басып, мин татар дип, атлап йөри икән, ул югалып калмаячак. Сез, өлкән буын вәкилләре, үзегезгә алмаш әзерләргә, яшь буынны тәрбияләргә, яшьләр канатын булдырырга тиешсез, — диде «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Мәкаләмне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Ул: “Чираттагы күчмә утырышның безнең җирлектә уздырылуы өчен зур рәхмәт. Бу безнең районга карата булган ихтирамның, хөрмәтнең ачык билгесе. Киләчәктә дә хатын-кызлар оешмасына булышлык итәчәкбез, җирле оешманың эшчәнлеген тагын да файдалырак итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез,” — диде. Ә октябрь аенда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Удмуртиягә безнең милли эшчәнлек белән танышырга киләчәкләр. Инде безгә мондый хөрмәт күрсәтелгән икән, безгә мишәр халкы кебек дус, барлык оешмалар бергә булып үз эшебезне, Удмуртиянең милли йөзен күрсәтергә кирәк.

Рәфилә Рәсүлева, 
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*