tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе елда Венгриядә татар фильмнары күрсәтеләчәк
Киләсе елда Венгриядә татар фильмнары күрсәтеләчәк

Киләсе елда Венгриядә татар фильмнары күрсәтеләчәк

2019 елның икенче яртысында Венгриядә Татарстан киносы атналыгы узачак. Бу хәбәрне бүген Татарстанда Венгрия киносы көннәре ачылу уңаеннан уздырылган очрашуда “Татар-информ”га Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер җиткерде.

“Без Венгриядә Татарстан фильмнарын күрсәтүне оештырырга планлаштырабыз, бу юнәлештә эш инде башланды”, – диде Генераль консул. Проект “Татаркино” белән берлектә оештырылачак.

Адам Штифтер Будапешт шәһәрендә татар диаспорасының зур булуын билгеләп узды. “Алар Венгриядә бик актив рәвештә татар мәдәниятен таныта. Мәсәлән, Сабан туе Венгриядә югары дәрәҗәдә уза. Алар Венгриядә Татарстан киносы көннәрен уздыру идеясен тормышка ашыруда ярдәм итә алыр иде”, – диде ул.

Будапештта Татарстан кинематографистлары төшергән “Мулла”, “Байгал”, “Хәлимә” фильмнарын күрсәтү планлаштырыла. “Татарстан киносы көннәре Венгриядәге махсус, фестивальләр уздыра торган кинотеатрда үткәреләчәк дип өметләнәм”, – диде Адам Штифтер.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*