enrutat
Баш бит / Кимеләрне тагын бер әйләндем…
Кимеләрне тагын бер әйләндем…

Кимеләрне тагын бер әйләндем…

Күлле Киме – туган авылым Яңа Шимбер кебек гел сагындырып, искә төшеп торган бер авыл ул Әтнә районында. Аллага мең шөкер, кайткан чагында мине якын итүче мәктәп укытучылары, дусларым, Кименең эчкерсез гади кешеләре белән очрашып куанам.

Күлле Киме мәктәбен бик күптән, 1957 елда ук тәмамлаган идем. Ни кызганыч, без укыган чорда Кимедә туып дөньяга аваз салган һәм яшәгән, халкыбыз кичергән авыр һәм караңгы елларда да мәгърифәтне саклау һәм баету, киләчәк буыннарның язмышы өчен борчылып яшәгән асыл зат зыялыларыбызның тормыш юлларын белә алмадык. Ә аларны белергә бик тә кирәк булган икән…

Чыннан да, урыннардагы мәгариф тарихын искә алган чакта, хаклы рәвештә мәктәпне оештырып ачып җибәргән һәм беренче дәресләрне биргән зыялыларыбыз искә алына. Күлле Киме мәктәбе ачылуга 2017 елда 110 ел тулды. Бу дата безнең мәктәпне тәмамлап чыгуыбызга 60 ел тулу белән бергә туры килде. Без барыбыз 8 кеше мәктәпкә җыелдык. Рәхмәт, мәктәптә без кадерле кунак булдык. Шундый җылы, якын туганнарыдай каршылаган мәктәп коллективына рәхмәтемне язып чыккан идем. Әмма күңелдә ниндидер кимсенү дип әйтимме, үкенечме – бер тойгы калды. Мәктәпнең шундый матур юбилее башкачарак узарга тиеш иде. Район мәгариф бүлегеннән дә, һич тә булмаса, 110 ел белән тәбрик кәгазе генә булса да җибәрелергә тиеш иде.

Аллага шөкер, мәктәпне оештыруда башлап йөргән Киме мулласы Габдрахман хәзрәткә һәм беренче ачылган мәктәптә беренче укытучы булып эшли башлаган Сибгать Хәмитовка багышлап быел, ягъни 2018 елда, оныклары һәм туганнары тарафыннан стенд ясалып элеп куелган икән. Әле барып күрә алмасам да, сөенеч тулы хисләрем белән бу эшне башкаручыларга, катнашучыларга олы рәхмәтемне җиткерәм.

Габдрахман хәзрәт тә, Сибгать Хәмитов та Сталин репрессиясенә эләгеп харап булган кешеләр. Урыннары җәннәттә булсын. Габдрахманның бертуган энесе, мәгариф тарихында якты эз калдырган күренекле педагог Мәхмүт Сибгатулла улы Арыслановны (27.02.1887–29.05.1932) «Татар педагогик фикере антологиясенә» кертә алдым. Мактану булмасын, архивлардан бөртекләп җыйдым биографиясен.

Ә 1937 елда кулга алынган Сибгать аганың тоткынлыктагы гомере Коми АССРда төзелгән иң кабәхәт лагерьларның берсе – Ухта лагеренда үткән. Кызганыч, гомере кайчан беткәнен документлардан таба алмадык.

Сибгать агага багышлап язылган зур булмаган мәкаләм шушы газетабызда басылып чыккан иде. Әмма аның хакында бу язмалар гына бердәнбер сүз булмасын иде. Мәктәп-мәдрәсәләрнең килеп чыгышын һәм тарихын өйрәнеп, андагы күренекле шәхесләрне искә төшереү – халкыбызны рухи баетуда, яшьләргә әхлакый тәрбия бирүдә зур әһәмиятле эш икәнлеге бәхәссез бит. Әмма шәхсән үзем өчен нахакка җәберләнгән, җаннары кыелган шәхесләр хакында язу кыен хәзер. Алар халкыбызның иң затлы, иң зыялы, иң булдыклы, кабатланмас шәхесләре бит. Репрессия корбаны дип язган вакытта да тәннәр куырыла. Якыннарыңның бер гаепсезгә хөкем ителеп юкка чыгуларын кичерергә Аллаһе Тәгаләбез язмасын…

Сибгать ага белән хатыны Саймә апаның балалары Йолдыз, Нур, Марс та гомер буе «әти кайтыр» дип өметләнгәннәр бит. Саймә апа шулай ышандырган аларны һәм үзе дә: «Бер гаебе дә юк, кайта ул», – дип ышанып йөргән.

Саймә ханым хакында уйлаганда, аның яшьлек елларын искә төшерми кала алмыйм икән. Оренбургта иң атаклы кызлар мәктәбе – Багъбостан мәктәбендә укыган бит ул! Дөньяви фәннәр белән бергә дини белем алганнар бу мәктәптә. Мәктәптә кызларны кул эшләренә өйрәтүләрен әйтми калып булмый икән. Тегү, чигү, челтәр бәйләү, ашъяулыклар, сөлгеләр туку – бу эшләрнең бик азы гына. Кимегә баргач Сибгать абыйның рәсеме куелган рама эчендә шул чигү үрнәген дә күрдем. Бик кызганыч, нишләп безнең көнкүрешебезгә бу чигү үрнәге кереп китмәде икән. Мондый матур чигешне беркайчан да, бер генә җирдә дә күргәнем булмады. Мәктәп-мәдрәсәләрнең чын йөзе, әлбәттә, анда белем биргән мөгаллимнәрнең кемнәр икәнен күзаллагач ачыла төшә. Багъбостан мәктәбендә Оренбургта яшәп иҗат иткән татар зыялыларыннан Фатих Кәрими, Риза Фәхретдин, Кәбир Бәкер, Борһан Шәрәф, Нургали Бикбулатов, Ибраһим Бикчәнтәй, Ибраһим Терегулов һәм Шәрәф Манатовлар – турыдан-туры укытучылык иткән шәхесләр.

Багъбостан ханым Төркиягә баргач (1914) кызлар мәдрәсәләрендә, педагогия университетында уку-укыту эшләре белән таныша, төрек хөкүмәте мәҗлесе утырышында үз мәктәбе хакында чыгыш ясый. Үзендә укыган сәләтле кызларны, шул исәптә Саймәне дә Төркиягә җибәреп укыту хакында хыяллана. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы башланып киткәч хыяллар җимерелә. 13 яше генә тулган Саймә дә Кимегә кайтып укытучы булып эшли башлый.

Ниһаять, Кимегә быел ни өчен барганымны язарга да вакыт җитте ахыры. Элекке мәкаләмдә Сибгать аганың нәселен дәвам итүче Әлфия Хәмитова белән танышканымны язган идем. Быел тагын бер оныгы – Әлфиянең апасы Нурзия белән дә танышырга насыйп булды. Алар – Сибгать аганың улы Марсның кызлары. Элегрәк Нур абыйның улы Зөлфәт белән дә танышкан идем. Алар барысы да югары белем ияләре. Белем алу барысына да нәселдән тапшырылган аманәттер дип уйлыйм. Бүгенге көндә төрлесе төрле тармакта яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнәләр, шөкер.

Минем максатым аларның кайда эшләүләрен тәфсилләп язу түгел, тик аларның әби-бабаларына булган олы хөрмәтләрен күрсәтү генә. Белмим, булдыра алырмынмы икән? Горурланып, яратып, үз нәселләре тарихын өйрәнеп, киләчәк буыннарына да калдырырга, мәңгеләштерергә керешкәннәр алар һәм нәтиҗәдә, үзләре туган нигездә музей барлыкка килгән. Әлфия шушы музейны карарга чакырды, рәхмәт.

Музей миндә сөенеч тулы хисләр өермәсе кузгатты дисәм, ялгыш булмас. Биредә акыл-фигыльне тәрбия кылу һәм төзекләндерүгә ярдәм итә торган гаять гыйбрәтле материаллар тупланган. Менә искиткеч матур, үзенчәлекле итеп төзелгән шәҗәрәләр. Саймә апаның әтисе, әнисе ягыннан, Сибгать аганың әтисе, әнисе һәм Сәләхетдин – кызларның әниләре Нурфиянең әтисе, ягъни бабайлары ягыннан бөтен нәсел тупланган шәҗәрәләр… Барысы да карап туймаслык формага салып ясалганнар.

Сибгать абый ясаган авыл картасы хакында да әйтеп үтим. Мондый картаны ясар өчен никадәр белем, никадәр осталык кирәк булгандыр. Менә сиңа «Мәрҗания» мәдрәсәсе шәкерте! Совет чорында мәдрәсәләргә бик өстен карарга өйрәттеләр шул. Хәзер укытылса икән «Мөхәммәдия», «Хөсәения» һ.б. мәдрәсәләренең программалары буенча… Юк шул, булган хәзинәләребезне саклый белмәдек.

Ә Сибгатьләр кебек күпме яшьләребез Октябрьгә кадәр үк чит илләрдәге югары уку йортларында белем алганнар. Олуг галимәбез Мәдинә апа Рәхимкулова «Хөсәения» мәдрәсәсе тарихын язганда күбесенең исемнәрен, тормыш юлларын өйрәнеп искә алган, язып калдырган. Рәхмәт аңа. Шундый кешеләребезне кырганнар да инде культ елларында.

Бераз читкә киттем. Музей мине әсәрләндерде, әллә нинди хатирәләргә чумдым, әллә кайчангы үткәннәр искә төште. Бу музей хәзер бер нәсел архивы гына түгел, чын татар этнографик музеена әйләнгән дисәм, һич тә арттыру булмас, чөнки халкыбызның көнкүрешендә кулланылган барлык әйберләр дә табылган, куелган биредә. Анда татар йортларында очратырга мөмкин булган йорт җиһазлары «без – тарих шаһитләре, онытмагыз безне!» дияләр төсле. Барысы да күңелгә соклану катыш моңсулык өсти… Ничек матур итеп оештырырга, бизәргә тырышкан халкым үз көнкүрешен. Мебельләр, чиккән әйберләр, бигрәк тә сөлге, ашъяулык, өстәл, кровать япмаларының матурлыгы хакында сөйләргә осталыгым юк. Үземнең тел белгече яисә этнограф булмаганыма үкенеп куйдым хәтта.

Биредә җыелган савыт-сабалар хакында да әйтми китә алмыйм икән. Балачактан ук таныш нәрсәләр бит алар. Бигрәк тә гомер буе икмәкне олылап, кадерләп яши белгән, тәмле итеп ризык пешерә белгән халкым истәлеге бит. Ашлык, он кебек кадерле нәрсәләрне саклау өчен тотылган савытлар… Он иләгәндә кулланыла торган җилпучка күзем төшеп тагын әллә кайларга, әллә нинди хатирәләргә чумдым. «Ончы Фәхри» җыры исемә төште. Ерак Себернең күпме шәһәрләренә барып он белән, икмәк белән сәүдә иткән татар сәүдәгәре Фәхри агай. «Утызар көн юлда булса да татар пешергән икмәк искермәгән, хәтта хуш исен дә югалтмаган», – дип сөйләгән иде олуг сынчыбыз Бакый ага Урманченың хатыны, галимә Флора ханым. Шушы «Ончы Фәхри» көен Бакый ага белән Фәйзулла Туишев Мәскәүдә, Шәриф Камалга 60 яшь тулу юбилеенда башкарып халыкны таң калдырулары билгеле бит.

Бакый аганың «Ончы Фәхри»не җырлаган язмасы өемдә саклана (Флора бүләк иткән иде). Кимедә, музейда йөргәндә, кинәт килеп кергән кебек булды Бакый ага. Урыны җәннәттә булсын. Шунда ук җыры да исемә төште:

Агыйделкәй буйлап ай сал ага,
Сал өстендә кемдер моңлана…

Моңланабыз шул, Бакый ага. Без дә моңланабыз, халкыбызның асыл затларын сагынып моңланабыз…

Рәхмәт Әлфия, Нурзия, Зөлфәтләргә, музейны оештыруда ярдәм иткән барлык хөрмәтле затларга. Күпме музейларда йөреп болай әсәрләнгәнемне белмим.

– Әйберләрнең күбесен үзебезнең өйдән, чормадан таптык – ди Әлфия. – Мин үземне, яңа һөнәр иясе – реставраторга әйләнеп беттем дип, кайчакта көлеп тә куям. Әнә бит Габдрахман хәзрәтнең үз кулы белән язган китабы. Югалтасы килмәде, тәртипкә кертергә тырыштык. Ә күпме китаплар алмагач төпләренә күмелеп, яисә башка җирләргә яшереп сакланган. Кайлардан эзләргә, кайлардан табарга?! Нинди хәзинә бит, барысы да изге әйберләр. Эшебезне хуплаган, ярдәмнәрен кызганмаган бөтен кешегә, көч биреп торган авылдашларыма олы рәхмәтемне әйтәм. Ә үзебезнең туганнарыбыз – әниебезнең апасы Түрфәндә апа, балалары, Казанда яшәгән Дания, Рафисә һәм Наилә кодачабыз әйберләрне табуда күпме тырышлык күрсәттеләр. Без сораганга түгел, ихластан үзләре теләп булыштылар. Ә Наил җизниебезгә рәхмәтләр әйтми калып буламы? Куллары алтын бит аның, ничек аякка бастырды искергән җиһазларны.

Күпме фоторәсемнәр югалганын үкенеп искә ала Әлфия. Сибгать ага китабы өстендә эшләгәндә, күрсәтергә, киңәшләшергә дип Галимҗан Ибраһимов янына Казанга барып йөргән. Бергә рәсемгә дә төшкән булганнар. Тик Саймә апа сакларга курыккан – рәсем югалган. Мондый югалтулар тагын күпме булган бит әле. Галимҗан Ибраһимов Кимегә, Сибгать абыйларга да кайткан булган икән. Аның тамырлары, ягъни бабалары Кимедән икәнлекләрен укучылар беләдер дип уйлыйм. Нәкъ менә шуңа да Кимедә туган, яшәгән Ибраһим бабасы хөрмәтенә аның исемен фамилия итеп алган бит. Бу хакта Зәйнәп апа Хәсәни истәлекләрендә дә бар.

Туктыйм. Әмма музей бу бүлмәдә генә яшәргә тиеш түгел, аның үз йорты, ягъни бинасы булырга тиеш. Бу музей хәзерге Киме халкы, Киме авылы музеена әйләнгән бит, диясем килә. Бу минем сүзем генә түгел. Музейны карарга Арчадан махсус килгән сабакташым Дамир Вахитов та шул сүзләрне кабат-кабат әйтте, оештыручыларга рәхмәт укыды.

Сибгать ага белән Саймә ханым кебек фидакарь җанлы, халыкка хезмәт итүне үз тормышларының максаты итеп куйган, гомерләре киләчәк буыннарга үрнәк булырдай олы затларга акылы сау кеше сокланмый калмас. Ә мин тагын аларның оныкларына олы рәхмәтемне белдерәм. Бу изге эшләренең рәхәтен күрергә язсын, әби-бабаларының рухлары шатлансын. Күлле Киме музеен исән чакта күреп, Хәмитовларга рәхмәт әйтеп бергә куансак иде. Амин!

Тәэминә БИКТИМИРОВА,
тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы. Август, 2018

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*