enrutat
Баш бит / Киров “Ак калфак”лары кышкы утырыш уздырдылар
Киров “Ак калфак”лары  кышкы утырыш уздырдылар

Киров “Ак калфак”лары кышкы утырыш уздырдылар

21 гыйнвар көнне Сасмак авылы клубында “Ак калфак” оешмасы гаҗәп матур итеп утырыш үткәрде. Килгән кешегә сәламәт яшәүнең кайбер серләре ачылды, тренажёрларда күнекмәләр ясадылар, авылның йөзек кашы булган “Сүнмәс дәрт” ансамбленең репетициясендә дә булдылар. Ахырдан тәмле бәлеш исләре килеп торган табын артына утырышып ял кичәсе башладылар. Аерым һәм кушылып җырлау, чүпләмле, назалы уеннары, идән селкетеп бию – өйләренә кайтасы килми рәхәтләнеп ял итте халык.

«Ике тавыш»

Урта Шөн җирлеге «Ак калфак» җитәкчесе Рәмзия ханым Габдрахманова өйе штабны хәтерләткән булгандыр – Сасмак авылында үтәсе кышкы утырышка әзерлек бара. Башта Сасмак “Ак калфак” җитәкчесе Ризилә ханым Гыйльфанова белән киңәшеп көне-сәгате билгеләнә. Игълан яздыру, аның өстенә телефон аша хәбәр салулар, күрше авылларны чакырып, алар өчен машина җайлау – кем кемне утыртып алып килә, алып кайта. Программа эчтәлеге буенча эш – чара үткәрүне әзерләгәндә Рәмзия ханым өчен бер генә вак нәрсә дә юк, барсы җентекләнә.

Үткәрү урыны билгеле — клубта, аңа рөхсәт алына. Ризилә ханым үзе клубта эшли. Хезмәттәше Рәмзия ханым Газизуллина белән икесе бер сүздә булып хәйран матур гына итеп клуб эшләрен алып бара алар.

Сүнмәс дәрт”леләр исә һәрвакыт авылда үтә торган бар чараның үзәгендә. Матур милли киемнәр киеп сәхнәгә менеп бер сулыштан башлап җыр сузганда бар да шул кадәр килешле ки, үзеннән үзе шулай килеп чыга кебек. Ә чынлыкта репетиция арты репетиция бара, кытыршы җирләр “каезлана-каезлана” гына шомалык килеп чыга. Бу юлы алар ике тавышка җырлауны үзләштерә башларга булдылар. Киңәшләшер өчен, әлбәттә, ветеран укытучы һәм шул ук вакытта гомере буе сәхнәдән төшмәгән Дамира ханым Нургалиева чакырылды.

Бу ике тавыш белән җыр өйрәнүнең башы гына иде. Дамира апа ансамбльгә кушылып түбән тавыш партиясен алып барып күрсәтте. Ике тавышка ияләнмәгән килеш бу бер дә җиңел булмады. Бөтенесе нык дулкынланды, битләре кызышып чыкты. Тамаша залында утыручылар репетицияне күзәтеп утырды, алар белән бергә борчылды, сөенде, иҗат утында янды.

Ике тавыш барганда җыр яңгырашы байый, чарлана, шуңа күрә безгә бу алымны үзләштерергә кирәк дип “Сүнмәс дәрт” үз алдына максат куйган икән — ирешерләр, алар тукталып кала торганнардан түгел. Утны-суны кичкән кешеләр алар. Дистә-дистә-дистә булган яшь елларын бер читкә этәреп яши беләләр. Җитмешне ваклап керүче адымнарын исәпләмәскә тырышалар.

Саулык — байлык.

Әмма яшь бара шул. Аны туктатып буламы? Туктатып ук булмаса да, иярләргә мөмкин икән. “Ак калфак” утырышының беренче өлеше нәкъ шуның турында иде. Рәмзия ханым биология укытучысы буларак сәламәт яшәү рәвешен кешенең табигатенә фәнни яктан бәйләп бар кеше өчен дә аңлаешлы итеп сөйләде. Иң беренче адым – иртән торып чиста су эчү.

Бер-ике стакан су эчкәннән соң 45 минут авызга ризык кабасы түгел, шул вакытта бар организм үзе өчен файда ала. Көнен иртән чиста чишмә суы эчеп башлаган кешенең бөерләренә таш утырмас һәм башка күп кенә чирләр дә читләтеп үтер, — дип башлап, гаять эчтәлекле итеп саулык турында үз белгәннәре белән бүлеште. Урта Шөн авыл җирлегендә халыкның бер өлеше чишмә суларыбыз чиста булсын дип тирә-юньне чүплекләрдән арындыру буенча зур эш башлады. Юкса, эчәр суың агып чыга торган җир өстең шакшы астында ятса, ни тырышсаң да саулыгың булмас.

Рәмзия ханым борчулы уйларның – стрессның организмга зарары күп булу турында да сөйләде.

Күңелегезне үзегез дә белмәгән борчу баса икән, кайчак андый халәт тә була, сәбәбен ачыклагыз. Балаларыгызга, якыннарыгызга шылтыратып, хәлләрен белешегез. Моңа унбиш минут вакыт кирәк. Барсы ачыклангач та тынычлана алмыйсыз икән, тагын унбиш минуттан тынычлану өчен дару үләне төнәтмәсе эчегез яки тынычландыра торган даруны кабыгыз. Организмны стресс хәлендә тотып, үзегезне бетермәгез. Тынычландыра торган даруыгыз һәрвакыт үзегез белән булсын.

Вятка Аланы “Ак калфак” җитәкчесе Рәйсә ханым Мөхәммәтшина шулай сәламәт яшәү турында белемнәргә омтылучан шәхес, үзе утырышка килә алмады, гаҗәеп эликсир – җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән ясалган энзим турында мәгълүмәт җиткерүне миңа йөкләгән иде.

Энзимны Рәйсә ханым үзе ясап куллана. Мин аны алма серкәсе кебегрәк дип әйтер идем. Ясау ысулы да бер төслерәк, тик аермасы да бар. Серкә ясаганда аның өсте марля белән генә ябыла, ягъни ул сулый, ә энзим ясаганда аны гел сырлы бөке белән каплап тотасы. Мәшәкате дә күбрәк – бөкене көн дә ачып һавасын чыгарасы. Һава дигәне — кислород. Аны һавага чыгарып без сулар һаваны баетабыз. Серкәдән аермалы буларак составы бик бай, чөнки монда алмадан башка тагын бик күп әйбер салына.

Файдасына килгәндә аны сөйләү өчен аерым язма кирәк. Энзимның бер литры мең литр сулыкны чистарта ала ди галимнәр. Кеше саулыгы өчен дә ул шул кадәр кирәк. Куллану микъдаре – 10 мг энзимны 20 мг су белән көнгә бер генә эчәсе – организмда яхшы якка үзгәрешләрне шундук сизә башлыйсың.

Саулык турындагы сөйләшүнең икенче өлешен Ризилә ханым алып барды. Клубта фитнес группасы оештырылган. Атнага өч тапкыр җыелышалар. Финтес группа ясый торган күнекмәләрен күрсәттеләр, теләгән кеше тренажёрларда үзләрен сынап карады. Аяк-кулларны яза торган тренажёр 73 яшьлек Асия апа Бәзгытдиновага бик ошады.

Килергә кирәк әле монда, аяк-кулларым бик сызлый, бәлки ярдәме тияр, — диде ул.

«Ял иттек»

Ял өлеше Вятка Аланының танылган җырчысы Бану ханым Гарипова җырлары белән ачылды. Бану ханымның моңлы көчле тавышы зал тутырып яңгырады, гади авыл клубы затлы ресторан күк булып китте, чөнки безне татар халык ашлары тезелгән өстәлләр артына утырттылар. Ит һәм җимеш бәлешләре өстәлләргә чыкты. Чәй токмачы да һәм башка бар ризыклар да тәмле иде.

Тозлы кәбестә белән тозлы кыяр турында аерым сүз

И-и, монысы да бик тәмле, — диеште халык. — Элек Чәкәш урыслары алып килгән тозлы кәбестәгә кызыга идек. Безнең авылда кәбестә үстерсәләр дә, тозламаганнар. Хәзер шул кадәр остарды халык, чәкәшләрдән бер дә калышмыйлар.

Концерт программасы Рәмзия ханым Газизуллина алып баруында дәвам итте. “Сүнмәс дәрт” ансамбле чыгышы көчле алкышларга күмелде. Алар тагын яңа сәхнә киемнәре теккәннәр. Зәңгәр күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч, башларында чөеп япкан ак яулык – матур да инде!

Хөрмәтле ветеран укытучыбыз Дамира ханым борынгы уеннарның берсе булган чүпләмле хәрәкәтләрен өйрәтте, элеккечә итеп назалы да уйналды.

Ак калфак” шәхес буларак танылган авыл ханымнарын да барлый. Бу юлы сүз авыл кибетчесе Миннегөл ханым Сәүбанова турында булды. Тол калып сыгылып төшми тормыш алып баручы бу ханым авылда үтә торган чараларның иганәчесе. Яңа ел алдыннан сатып алучылар арасында лоторея уены оештыра.

Башта егерме кеше арасында гына бүләк уйнатам дигән идем, соңыннан акциядә катнашкан бар кешегә дә бүләк тисен дигән фикергә килдем, — диде ул. Миннегөл ханым ихлас күңелдән саулык һәм гаилә иминлеге теләде. Ул безнең “Дуслык” газетасы ярдәмчесе дә – аның кибетендә ташламалы бәя белән газетага язылып була.

Утырыш тәмам. Урамда инде караңгы төшкән. Клуб каршында машиналар тезелеп тора – калфаклы ханымнарны өйдәгеләр каршыларга килгән. Кадерле шул ул хатын-кыз – өч кенә сәгатькә чыгып китсә дә сагындыра.

Шәмсия Хәлимова
Киров татарлары конгрессы “Ак калфак” җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*