tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашаповның бәйрәм котлавы!
Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашаповның бәйрәм котлавы!

Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашаповның бәйрәм котлавы!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнең исемемнән якынлашып килүче Ураза гаете белән тәбрик итәм. Мөбәрәк бәйрәм көнебездә Бөек Раббыбызга мактау-сәнәләребез, безнең өчен тормыш үрнәге булган сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның сәхәбәләренә чиксез салаватларыбыз ирешсен!

Менә ел дәвамы көтеп алган мөбәрәк, изге, кадерле аебыз Рамазан ае белән дә хушлашыр вакыт җитте. Бу ай мәрхәмәтлек, сабырлык, күркәм гамәлләр, изгелек, гыйбадәт ае. Бу айда кешелек дөньсына Коръәни-Кәрим бүләк ителгән. Кичәләрнең иң олугы булган Кадер кичәсе дә шушы айда. Бу айны мөэмин бәндә, башка айлардан аермалы буларак, көне буе ураза тотып, төннәрен тәравих намазлары, Коръән укып уздыра. Димәк, Рамазан ае ай дәвамында тәүлек буе гыйбадәттә була торган бөек ай. Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә “Бәкарә”сүрәсенең 185нче аятендә: “Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә, шушы айга килеп ирешкән ураза тотсын. Хаста булганнар яки сәфәрдәгеләр башка көннәрне ураза тотар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, кыенлык теләми. Санаулы көннәрне тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткәне өчен, Аллаһны олылагыз, бәлки сез шөкер итәрсез” дип мөрәҗәгать итә.

Барча дөнья мөселманнары мөбәрәк Рамазан аенда тәравих намазларында: “Әй, Раббыбыз, Сиңа гына сыенабыз, коллык итәбез, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Барча кардәшләребезне тугры юлга күндер”, дип ялварып, Раббыбызга сыгындылар. Ил-көнгә тынычлык, бәрәкәтле тормыш теләп, догалар кылдылар. ӘлхәмдүлиЛләһ, бу бөек айны ниятләребезне дөресләп, күңелләребезне чистартып, гамәлләребезне яхшыртырга тырышып, начарлыктан имин булырга, телләребезне гайбәттән, ялганнан тыярга, күңеләребезне хәрамнан арындырырга тырыштык. Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне, гамәл-гыйбадәтебезне, догаларыбызны, тәүбә-истигъфарларыбызны, сәдакаларыбызны кабул итеп, Үзенең рәхмәтен салсын! Гыйбадәттә, зекердә, Аллаһ сүзләре белән вәгазьләнеп уздырган Рамазан-Шәриф аеның әҗерләрен күреп сөенүләребезне насыйп итсен! Ошбу айда төзәлә төшкән күңел чисталыгын, нәфесебездән өстен була алуыбызны киләсе Рамазан аена кадәр югалтмыйча саклап, киләчәк изге айларны да бердәм каршы алып, гыйбадәттә уздырырга Аллаһ Раббуль-Гыйззә насыйп әйләсен! Рамазан гаете мөбәрәк булсын, мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*