tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсе Вятка Аланы районы 85 еллыгына багышлана: Хатын-кыз теле уртак
Киров өлкәсе Вятка Аланы районы 85 еллыгына багышлана:  Хатын-кыз теле уртак

Киров өлкәсе Вятка Аланы районы 85 еллыгына багышлана: Хатын-кыз теле уртак

6 апрельдә Урта Тойма авыл җирлеге китапханәсе татар халкы мәдәнияте көннәре кысасында “Берегиня” клубы утырышына Вятка Аланы ягының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын да чакырды. Оешма җитәкчесе Шәмсия Хәлимова татарларның борынгы каласы булган Болгарга Иске Пенәгәр имамы Зиятдин хәзрәт тарафыннан Татарстан фәннәр Академиясе белән берлектә оештырылган археологик казу эшләрендә катнашуы турыда сөйләп, халкыбыз тарихының киң катлам кешеләргә ачылып бетмәгән якларын күрсәтте. Килгән кешегә йөзләрчә ел җир асты яткан кадерле ядкарьләрдән булган болгар сугышчыларының тимер ук очын, төсләрен югалтмый сакланган савыт-саба кыйпылчыкларын кулларына тотып карарга мөмкинлек булды.

Күршедә генә булган Иске Пенәгәрдән мәдәният үзәге директоры Минсәрия Фәләхиева, китапханәче Сәрия Мөхәммәтдинова, клубларының сәнгать җитәкчесе Мөнҗия Гатауллина, клуб хезмәткәре Фирдания Хөсәенова килгән иделәр. Сәрия ханым авыллары тарихы турында сөйләп, татарлар яши торган төбәк турында шактый кызыклы мәгълүмәтләр белән бүлешеп кенә калмады, татарча биеп тә күрсәтте. Без һинд биюләре хәрәкәт аша ни турында булса да сөйли дибез, ә бит татар биюе дә “телле” бию. Сәрия ханым да, әнә, җиңел-җитез басып, түгәрәк әйләнеп килә дә, әле “кер чайкый”, әле “токмач кисә”.

* Сез, татарлар, биегәндә шундый итеп аяк басасыз, күз дә иярми, тавышы да чыкмый, – диде китапханәче хуҗабикә Нина Альчикова, сокланып. Күз иярмәслек җитезлек, гаиләдә гаугалап йөрми тыйнак булу – татар хатыннарына хас нәрсәләрнең бию аша чагылуы һәм хәрәкәтләр көнкүреш турында сөйләнә дию җыелган халык өчен үзенә күрә бер ачыш булды. Шулай ук авыл осталарының кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Әлбәттә, монда беренче урында итек тора. Пенәгәрлеләрнең сатучы дигән күптәнге даны булса да, монда ирләр дә, хатын-кызлар да җигелеп итек басу белән дә электән шөгыльләнә. Авылда хан сараедай зур-зур йортлар юктан бар булмый, пенәгәрлеләргә бәрәкәт итек басып, балта эше белән шөгыльләнеп, черәшеп мал асрап көн итеп тир түгеп килә.

Иске Пенәгәр клубы сәнгать җитәкчесе Мөнҗия Гатауллина татар җырларын башкарганда исә бар халык тын калып тыңлады. Мөнҗия ханымның чиста яңгыравыклы җылы тавышы моң дөньясына алып кереп китте. Татар шигъриятен Урта Тойманың үзендә яшәүче Мөслимә Сафиуллина үз шигырьләрен укып ачты.

* Татар теленең матур яңгырашын шигьри телдә тыңлыйк әле, – диде Нина Васильевна, аны җирле шагыйрәбез дип тәкъдим итеп.

Мөслимә ханым авылда оста пешекче буларак та билгеле, һөнәри белеме дә аның шул юнәлештә алынган. Ул кыстыбый пешерү ысулы белән дә таныштырды. Мулдан әзерләнгән чәй өстәлендә татар халык ашларыннан балан бөккәне, чәк-чәк һәм ысланган ат ите дә бар иде.

Иганәчебез Фәнзилә Мингазовага зур рәхмәт, диеште халык, тәмләп чәй эчкәндә. Ул ысланган ат ите дә алып килгән иде. Фәнзилә ханым гаиләсе Түбән Тоймада мал сую цехы тота, рәттән генә ит ризыгы цехы да эшли. Анда татарлар яратып ала торган пилмәннәрне дә ясыйлар. Ыслау белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаганнар. Пенәгәр кунаклары шундук моның белән кызыксына башлады, суыткычларда әле ит күп, алып килсәк буламы дип белештеләр.

Чәй өстәле артында түгәрәкләнеп утырып татар халкы мәдәнияты, көнкүреше турында сөйләшү шулай җанлы үтте. Хатын-кыз өчен, милләтенә карамый, сөйләшер сүз һәрвакыт уртак шул.

Ш. Шакирова. Автор фотосында җирле шагыйрә Мөслимә Сафиуллина

Белешмә өчен

Урта Тойма авыл җирлегенә килгәндә, аңа өч авыл керә, монда барлыгы 780 хуҗалык, 2100 кеше яши, шуларның чама белән 1400 рус милләтеннән, 400 татар, марилар 250 тирәсе һәм башкалар. Төрле милләт бер-берсенә кунакка йөрешеп тату гомер итә, кешене эшенә карап бәялиләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*