tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсең “Ак калфак”лылары ялгызларны очраштыра
Киров өлкәсең “Ак калфак”лылары ялгызларны очраштыра

Киров өлкәсең “Ак калфак”лылары ялгызларны очраштыра

Агымдагы елның 30 гыйнварында Киров өлкәсендә “Ике йөрәк” танышу клубының чираттагы очрашу кичәсе булып үтте. Кичәдә  Киров өлкәсенең Теләче,  Вятка Аланы районнары авылларыннан гаилә корырга теләге булган 32 кеше катнашты.

Әлеге чарада әулай ук район имам мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт тә катнашты. Ул үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде, гаиләле булуны дин тарафыннан да ничек хупланганлыгы турында сөйләде. Кичә матур җырлар, кызыклы уеннар, дәртле биюләр белән аралашып барылды, дип хәбәр итә “Ак калфак” оешмасының Киров өлкәсе бүлекчәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*