tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә Чыршы бәйрәме татар телендә узды

Киров өлкәсендә Чыршы бәйрәме татар телендә узды

Яңа ел алдыннан Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәр читендә урнашкан “Колосок” балалар бакчасы янына килеп туктаган машинадан төшкән кызыл тунлы Дед Мороз чынлыкта Кыш бабай булып чыкты. Моны балалар шундук аңлады, чөнки ул бар кеше ишетелерлек итеп кычкырып “Исәнмесез!” диде.

Балалар югалып калмады, җавапка шулай ук “Исәнмесез!” дип җавап бирделәр. Чыршы бәйрәме дә татар телендә алып барылды. Дөрес, вакыт-вакыт Рәйсә апалары тиз генә рус теленә күчә иде, чөнки бөтен сүзне дә әле белмиләр, тәрҗемә итә дә, татарча дәвам итә.

Рәйсә ханым Мөхәммәтшина – менә берничә ел инде “Колосок” балалар бакчасында татар теле түгәрәге алып бара. Анда төрле яшьтәге балалар йөри, күбесе катнаш гаиләләрдән. Түгәрәктә алар иң беренче булып “әти”, “әни”, “дәү әни”, “дәү әти” сүзләрен өйрәнә. Уеннарга килгәндә, “Җиләк җыям, как коям” дип аюдан курыкмый җырлап уйнау – иң яратканы. Чыршы тирәсендә алар “Капкалы” уйнап та күрсәттеләр, “Әпипә”не җырлап та, биеп тә алдылар. Кыш бабай, ә ул өлкәнең татар көрәше федерациясе президенты Расим әфәнде Хафизов, рәхәтләнеп аларның татарча шигырьләрен тыңлады. Гармунда Марсель ага Вәлиуллин.

Рәйсә ханым – ул Киров өлкәсе татарлары конгрессының Вятка Аланы шәһәре “Ак калфак” оешмасын әйдәп алып баручы. Шәһәрнең “Победа” мәдәният сараенда аның кул астында өч татар төркеме – татар җыры халык ансамбле “Кояш”, “Кояш нурлары” балалар һәм әле күптән түгел оешкан “Нократ айбагыры” керәшен җыры ансамбльләре.

Кыш бабай өчен бу быел беренче чыршы бәйрәме түгел иде. Балалар бакчасына хәтле ул төрле бүләкләр салынган кызыл капчыгын күтәреп “Кояш нурлары”балалары янына килгән иде инде. Бүләкләргә килгәндә, аны Кыш бабай капчыгына ел да Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Нургалеев Равил Рамил улы сала. Быел да менә 600 артык бүләк өләшенде. Иң беренче чиратта милләтенә карамый социаль яклауга мохтаҗ сабыйларга. Беренче мәртәбә бер капчык бүләк өлкәнең иң төньягындагы Слободской районы татар авылы Нократка да китте.

Шәмсия Хәлимова,

Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары, “Ак калфак” җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*