tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Кояш”ның юбилей концерты
Киров өлкәсендә “Кояш”ның юбилей концерты

Киров өлкәсендә “Кояш”ның юбилей концерты

Киров өлкәсе Вятка Аланы “ЭтноМир” милли мәдәни үзәкнең “Кояш” татар җыры халык ансамбле бу көннәрдә ун еллык юбилей концертына әзерлек белән мәшгуль.

– Туган көн концертын 14 апрель көненә билгеләдек, – диде ансамбль җитәкчесе Рәйсә Миннебай кызы Мөхәммәтшина. – Казаннан зур кунаклар көтелә. “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, Татарстанның халык артистлары Мингол Галиев белән Люция Исмәгыйлева һәм башкалар. Үзебезнең репертуарга килгәндә, тамашачы инде яратып өлгергән элекке җырларны барлыйбыз, яңаларын да әзерлибез.

“Кояш” ансамбле ун ел элек җирле татар фольклоры нигезендә барлыкка килде. Халык иҗатын өйрәнү буенча берничә экспедиция оештырып, кабатланмас үз репертуарын булдыру белән, алар регионара, Россия һәм халыкара күләмдә төрле бәйгеләрдә катнаша башладылар. Уңыш озак көттермәде – “Кояш” регионара,ил күләмендә һәм халыкара конкурс-фестиваль лауреатлары исемен йөртә.

Рәйсә ханым Мөхәммәтшина Киров өлкәсе татар конгрессы эшчәнлегендә иң активлардан. Ул Вятка Аланы шәһәре “Ак калфак” оешмасын җитәкли.

Мөхәммәтшина хезмәте күп санлы бүләкләр һәм мактаулы исемнәр белән билгеләнеп үтте. Шулар арасында Татарстан Республикасы Президенты һәм Дәүләт Советы рәисе Рәхмәт хатлары да бар.

 

Шәмсия Хәлимова, Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*