tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Нәүрүз мөбарәк бад!” фестиваль-конкурсы узды
Киров өлкәсендә “Нәүрүз мөбарәк бад!” фестиваль-конкурсы узды

Киров өлкәсендә “Нәүрүз мөбарәк бад!” фестиваль-конкурсы узды

Нократ Аланы “Победа” мәдәният сараенда “Нәүрүз мөбарәк бад!” фестиваль-конкурсы узды. Быел унынчы тапкыр үткәрелгән бәйге – шәһәр тарихына беренче тапкыр Халыкара дәрәҗәгә ирешкән Нәүрүз  бәйрәме булып кереп калачак.

Чарага әзерлек Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге, Киров өлкәсе татарлары конгрессы белән бергә барды.

Фестиваль-конкурста барлыгы егермеләп иҗат коллективы һәм аерым кешеләр катнашу теләге белдерә, бу ике йөздән артык кеше дигән сүз, шуларның яртысы балалар. Катнашучылар географиясенә килгәндә, якын күршедәге Россия төбәкләре белән бергә Кытай, Үзбәкстан, Кыргызстан чыгышлы кешеләр дә бар иде.

Жюри рәисе итеп сәнгать фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшен татарлары һәм нугайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Геннадий Макаров чакырылды.

Төрки халыкларның яз белән яңа ел башлану көненә багышланган фестиваль-конкурсның төп бурычларының берсе – онытылып бара торган гореф-гадәтләрне сәнгати күзлектән чыгып яңарту иде.

Фестиваль-конкурс шартларына килгәндә, татар телендә иҗат итүче җырчылар һәм җыр коллективлары, биючеләр, халык музыка коралларында уйнаучылар, татар фольклоры өстендә эшләүчеләр, шул исәптән балалар уен фольклорын торгызучылар, кул эше осталары катнаша ала иде. Катнашучылар яшенә килгәндә чик юк, бары тик ничә яшьтә булуларына карап аерым төркемнәр билгеләнде.

Жюри эшен иртәнге тугызда бию коллективлары чыгышларын карап башлады. Үзем жюри әгъзасы буларак әйтә алам, бу бер дә җиңел эш түгел иде. Катнашучылар да, без үзебез дә бик дулкынладык. Конкурс шартларына туры китереп әзерләнгән коллективлар һәм аерым башкаручылар бик сөендерде.

Бәйге гала-концерт белән тәмамланды. Аны тирән сулыш алып җырлаучы көчле тавышлы үзбәк татары Раушан Хаджаков башлады. Вокал-соло номинациясендә Раушан икенче урында, беренче урын “Кояш” ансамбле солисты Сәвия Әхтәмовага бирелде. Сәвия ханым башкару өчен татар халкының онытылган борынга көйләреннән булган “Кара елан” җырын сайлап алган иде.

Иске Пенәгәр егете Дамир Галиәкбаров шулай ук икенче урында, жюри рәисе Геннадий Макаров аны өметле, җырны тоеп җырлыйсың дип мактап, җырлау белән алга таба да шөгыльләнергә кушты.

Халык уен коралларында уйнаучылар арасында осталар берсеннән берсе арттырып уйнады дисәм һич ялган булмас, чөнки дүрт беренче урын! Менә алар – номинациянең соло балалар төркемендә скрипкада “Кояш” халык ансамбле солисты Илназ Мөбәрәкшин, олылар арасында соло шулай ук “Кояш”ныкы – гармунчы Марсель Вәлиуллин һәм Марий Эл Республикасының танылган “Рәйхан”фольклор коллективы солисты, тальян остасы Гәрәй Мәгъсүмҗанов.

Халык уен коралларында Илназ Мөбәрәкшин белән Марсель Вәлиуллин икесе бергә уйнап та беренчелекне алдылар. Әйтергә кирәк, скрипка белән гармун икесе бергә “Таң атканда” дигән борынгы татар көен бик матур, күңелгә ятышлы итеп яңгырата.

Бәет-мөнәҗәтләр әйтүдә беренчелек “Кояш” ансамбле солисты Әлфинур Гусаровада. Әлфинур ханым гомумән борынгы бәетләрне барлау белән шөгыльләнә, аларны ул туган авылы һәм туганнары арасында язып ала.

Вокал-ансамбль номинациясендә беренчелек Уржум районы Лазарево авылыннан килгән балалар ансамбленә бирелде. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән Кукмара районы Вахит авылы балалар бакчасы “Җәүһәр” ансамбле беренче урын алып сөенде.

Олылар арасында “Победа” мәдәният сараеның күптән түгел оешкан “Нократ айбагыры” керәшен җыры ансамбле җиңүче дип табылды. Алар туган авыллары Җөридән килгән “Кунак каршылау” этнографик материал тәкъдим иттеләр.

Бию буенча олылар арасында “Победа” мәдәният сараеның “Пассаж”бию ансамбле беренчелекне бирмәде. Ун яшьтән олы балалар арасында Кукмара районы Зур Сәрдектән килгән “Чәчкә” бию ансамбле беренче урында.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасыннан Урта Шөннән килгән Айлинә Әлмөхәммәтованы аерым атыйсы килә. Ул бию буенча да, кул эшләре буенча де беренчелекне алды. Кул эшләре буенча олылар арасында беренчелек өч: Иске Пенәгәрдән түбәтәйләр –калфаклар белән Раилә Батыркаева, Вятка Аланыннан җитен курчаклар остасы Любовь Трухина һәм Кукмарадан балчык әйберләр “RA-ceramics” остаханәсе Артур һәм Диләрә Шакировлар.

Татар фольклоры фестиваль-конкурсы буларак, театральләштерелгән фольклор күренешкә аерым игътибар булды. Монда беренче урын Урта Шөн авыл җирлеге Сасмак клубы “Сүнмәс дәрт” җыр ансамбленә бирелде. Алар үз чыгышларын үз авыл тормышыннан чыгып әзерләгән иде.

Балалар уены фольклор темасы буенча аерым сүз. “Кояш” ансамблендә “Кояш нурлары” дип атала торган ике балалар группасы бар. Алар шәһәр балалары, татарчаны белүләре бик чамалы, белмәүчеләр дә бар. Ансамбль җитәкчесе Рәйсә ханым аларны борынгы уеннар аша татар теленә өйрәтә. “Кояш нурлары”ның ике группасы да – мәктәпкәчә яшь һәм мәктәп балалары икесе дә беренчелекне алды. Фольклорчы галим, жюри рәисе Геннадий Макаров югала барган телебезне саклап калу һәм үстерүдә балалар уены куллану бик мөһим һәм нәтиҗәле адым диде.

“Нәүрүз мөбарәк бад!” фестиваль-конкурсының гран- при иясе дип “Кояш” татар җыры халык ансамбле танылды.

Шәмсия Хәлимова 

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Киров өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*