tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә үзешчәннәр көч сынашты
Киров өлкәсендә үзешчәннәр көч сынашты

Киров өлкәсендә үзешчәннәр көч сынашты

3 мартта Киров өлкәсе Малмыж районының Яңа Смәел авылында сигезенче тапкыр регионара “Нократ моңнары” фестиваль-конкурсы узды. Сәхнәдә  Киров өлкәсе  районнары үзешчәннәре белән берлектә ызандаш күршеләребез Балтач hәм Кукмара  үзешчәннәре дә көч сынашты.

Югары дәрәҗәдә уздырылган җыр-бию бәйрәме бер сулышта узды. Быел беренче тапкыр “Үзем уйныйм – үзем җырлыйм” номинациясе дә өстәлде. Бу чара Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте hәм Малмыж районы мәдәният идарәсе белән берлектә уздырыпды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*