tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китапханәдә татар телендә нинди чаралар алып барыла?
Китапханәдә татар телендә нинди чаралар алып барыла?

Китапханәдә татар телендә нинди чаралар алып барыла?

Яшьләр йөриме? Алар нинди телдә китап укыйлар? Нәрсә белән кызыксыналар? Гомумән, алар белән эшләү бүген ни дәрәҗәдә?

Әлеге сорауларга җавапны бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган түгәрәк өстәлдә ишетергә мөмкин иде. Очрашуның мөхтәрәм кунагы — Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев.

Китапханәгә татар телендә басылып килүче газета-журналларга яздыруга үзеннән зур өлеш керткән, шулай ук укучылар тарафыннан күп укыла торган китапларны бүләк итеп биргән Рөстәм әфәнде Мәскәүдә туган телебезне саклау өчен барган эшләр турында мәгълүмат биреп, үзенең яшьләр белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты. «Ковер» яшьләр үзәгеннән Диана Ахунова, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева, Түбән Кама шәһәренең китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Курмашева һәм Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әнфисә Фәйзетдинова киләчәктә яшьләр белән булачак чараларның планнары белән танышып, бергәлектә яңа юнәлештә эшләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм әфәндегә бүләккә китапханә исеменнән китаплар һәм махсус блокнот тапшырылды.

Гөлнара Яруллина

tatar-shtab.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*