tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Клара  Булатова – татар хатын -кызлары өчен батырлык, тырышлык, үрнәге
Клара  Булатова – татар хатын -кызлары өчен батырлык, тырышлык, үрнәге

Клара  Булатова – татар хатын -кызлары өчен батырлык, тырышлык, үрнәге

Әлмәт татар  драма театры бинасында Габдулла Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, Әлмәт  муниципаль районының  Мактаулы гражданины,   Рафаил Төхфәтуллин,  Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, танылган шагыйрә Клара Булатова хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсе булып узды.

Шагыйрәнең иҗатын  ихтирам  иткән әлмәтлеләр зал тутырып килгән иде ул көнне. Ярты гасырдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Клара  Гарифовнаның иҗаты кеше       күңелен җырлата да, елата да торган, иң мөһиме уйландыра, җанны-рухны чистарта, өмет яктылыгын сакларга өйрәтә торган  итәгатьле тойгылар тупланган төп- төгәл 50 китабы белән бай.

Бәйрәм тантанасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрованың  тәбрикләве белән башланды.

– Клара Гариф кызы Булатованың нәкъ менә безнең районннан  чыгып олы дәүләт бүләгенә лаек булуы белән чиксез  горурланабыз. Гомеренең күп елларын укытучы буларак та, шагыйрә буларак та Әлмәткә багышлаган  Клара апага  хөрмәтебез чиксез,- диде ул чыгышын башлап.  Район җитәкчелеге исеменнән  олы дәүләт бүләге  алуы белән тәбрик итеп,  изге теләкләрен җиткерде.

DSC03518Шагыйрәне котларга Казаннан Татарстан язучылар берлеге  рәисе Рафис  Корбанов җитәкчелегендә бер төркем иҗат әһелләре дә килгән иде. Аларның һәрберсе үзенчә – кемдер шигырьләр, кемдер ихлас сүзләр аша  Клара Булатовага котлауларын җиткерделәр. Бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы Әлмәт язучылар оешмасы рәисе Рәфкать Шаһиевның чараны шагыйрә белән әңгәмә рәвешендә алып баруы бәйрәмгә яңа бер төсмер өстәде.

Тантана районыбыз үзешчәннәре чыгышларыннан төзелгән концерт программасы белән  үрелеп барды.

Азнакай районы башлыгы  исеменнән Клара апаны “Маяк” газетасы мөхәррире Гөлгенә  Кәримова котлады. Иңнәренә ак шәл япканда ул барлык азнакайлыларның да Клара Булатованы  яратуларын билгеләп үтте.

Клара апа Булатованың һәр шигырендә якты омтылыш, кайнар хис ташкыны, ихласлылык күзгә ташлана. Аның иҗат җимешләре төрле. Кайберләрендә язгы яшь бөреләр сыман тыелгысыз эчке бер дәрт белән, беркатлы самими ышаныч белән көн-кояшка, тормыш-яшәешкә, киләчәккә-бәхеткә омтылучанлык сизелә, икенче бер шигырьләре алдында без, укучылар, мәхәббәтнең һәм, гомумән, яшьлекнең чайкалып-тирбәлеп торган шигъри – символик сурәте каршында калгандай булабыз.DSC03371

– Сез меңәрләгән татар хатын -кызлары өчен батырлык, тырышлык, фидакарьлек үрнәге булып торасыз. Ходайдан бирелгән талантыгызны  күп еллык тырыш хезмәтегез белән үреп, баетып, татар җәмәгатьчелегендә,  татар әдәбиятында лаеклы урын алдыгыз. Сез безнең өчен танылган шагыйрә,  хөрмәткә лаек укытучы гына түгел, акыллы, тапкыр сүзле, дус, киңәшче дә әле,- диде Клара апаны  тәбрикләп “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлеге җитәкчесе, “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова.

Фәрдия Хәсәнова
«Альметьевский вестник»- “Әлмәт хәбәрләре” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*