tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Когалым татарлары татар мәдәнияте көннәрен билгеләп үтәчәк
Когалым татарлары татар мәдәнияте көннәрен билгеләп үтәчәк

Когалым татарлары татар мәдәнияте көннәрен билгеләп үтәчәк

19 апрель көнне Когалым шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез татар мәдәнияте көннәрен билгеләп үтәчәк. Когалымлыларны Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле халкыбызның мәдәнияте – сәнгате белән таныштырачак

Бәйрәмнең төп максаты — Когалымда, тирә – як шәһәрләрдә гомер кичерүче милләттәшләребездә татар теленә хөрмәт тәрбияләү, башка милләтләрне татар халкының бүгенге көнгә кадәр мирас булып килгән мәдәнияты – сәнгате, халык моңнары белән таныштыру.

Әлеге чараны оештыручы автор-башкаручы, милләтебезнең асыл егете Илнур Мусин һәм аның җитәкчелегендәге Когалым шәһәрендә эшләп килүче “НУР” татар – башкорт иҗтимагый оешмасы.

Гөлчәчәк Фәтхуллова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*