tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Когалымда Төбәкара Сабан туе
Когалымда Төбәкара Сабан туе

Когалымда Төбәкара Сабан туе

16 июньдә ХМАО-Югра төбәгендә чираттагы III Төбәкара Сабан туе гөрләп үтте. Әлеге бәйрәмне оештыручы Когалым шәһәрендә эшләп килүче «НУР» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы шәһәр хакимияте белән берлектә оештырды.

Бәйрәмне котларга Когалым шәһәре хакимияте җитәкчеләре, башка күп төр структура җитәкчеләре, Татарстан башкаласы Казаннан Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе яңалыклар чыгарылышын даими алып баручысы, журналист Гөлназ Гиниятова, «Болгар» радиосы алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова, Башкорстан республикасы артистлары Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Гөлназ Асаева һәм башка бик күп кунаклар килгән иде.

Бәйрәм тантанасы Татарстан Президенты Р.Н.Миннеханов котлавы белән башланып китте. Әлеге котлауны халыкка Гөлназ Гиниятова җиткерде:

– «Хөрмәтле милләттәшләр! ХМАО-Югра төбәгендә яшәүче татарлар тормышы белән даими танышып торсак та, әлеге Казаннан 2500 чакрым Когалым каласына беренче тапкыр аяк басуыбыз. Без, Сезгә карап сокланабыз, мондагы халыкның бердәмлеге, ана теле – татар теле һәм халкыбызның гореф – гадәтләрен саклап калуда башкарган олугъ хезмәтләрегез чиксез зур рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә без Сезгә зур уңышлар телибез».

Татарстан Республикасы Президент котлау хатын, бүләкләрен тапшырды. Биредә бер-бер артлы котлаулар сәгатьтән артык дәвам итте. Гүзәл табигать кочагында оештырылган халкыбызның милли бәйрәмендә гасырлар буе сакланып килгән уеннарда катнашучы
халыкның саны иксез – чиксез иде.

Җылы сүзләргә бай күңелле, бәйрәм кичәсен бик матур итеп алып баручы Татарстанның «Болгар» радиосы алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова концерт программасын бик матур итеп алып барды. Әлеге бәйрәмгә Сургут шәһәреннән «Сандугач» җыр-бию ансамбле, Покачи шәһәреннән «Туган як» ансамбле йолдызлары, тагын бик күп тирә-як шәһәрләрдән үзешчән коллективлар килгән иде. Шулай ук, тагын бер иң күңелле мизгелләрнең берсе автор-башкаручы, татар – башкорт халкының яраткан җырлаучысы Илнур Мусинга Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы тарафыннан «Татар мәдәниятындагы зур казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Аны шушы уңышлары өчен ихластан котлыйбыз.

Ә менә бәйрәмдә Көрәш батыры булып Илдар Садыйков тәкәне иңсәсенә салды. Бәйрәм күңелләрдә онытылмаслык мизгелләр калдырды.

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*