tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кол Шәриф мәчетендә Мөселман яшьләре форумы ачылды
Кол Шәриф мәчетендә Мөселман яшьләре форумы ачылды

Кол Шәриф мәчетендә Мөселман яшьләре форумы ачылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгарда 20-26 июль көннәрендә Мөселман яшьләре җыенын уздыра. 20 се көнне форумны Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укып һәм үзенең нәсихәт-теләкләре белән ачып җибәрде.

Мөфти хәзрәтләре сәламләү сүзләрен җиткерде. Аннары яшьлекне  заяга түгел, файдалы итеп уздыру кирәклеге хакында аңлатып, бер хәдисне искә төшерде. “Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Яшь вакытында  теләсә кайсы минутта Аллаһ каршына барыр вакыты җиткәнен аңлаган  карт кеше кебек гыйбадәт кылган һәм һәр намазын соңгысы кебек итеп укыган яшь кеше күркәм”, – дип сөйләде.  Мөфти яшьләрне гыйлемле булырга да чакырды: “Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнегез, ди Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә. Гыйлем алу һәр мөселманның бурычы. Форум көннәре сезнең өчен файдага узсын, бәрәкәтле булсын һәм биредән яңа гыйлемнәр белән китәргә язсын”.

Шулай ук яшьләрне мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Марокка дин белгече Габдрәхим Лакрим, Казан мэриясе вәкилләре һәм башкалар сәламләде.

Татарстан дин әһелләре нәсихәтләрен тыңлагач, йөзгә якын делегат Болгарга юл тотты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*