tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коми Республикасының татар оешмасы рәисе Гөлфирә Бәдретдинова: “Комида татар теле укытырлык укытучылар юк”
Коми Республикасының татар оешмасы рәисе Гөлфирә Бәдретдинова: “Комида татар теле укытырлык укытучылар юк”

Коми Республикасының татар оешмасы рәисе Гөлфирә Бәдретдинова: “Комида татар теле укытырлык укытучылар юк”

Бөтендөнья татар конгрессында Коми Республикасының татар һәм башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлфирә Бәдретдинова булып китте.

Кунагыбыз Комида яшәүче татарларның бүгенге тормышы, яшәеше белән таныштырды. “16 июньдә Комины ң Усинсик шәһәрендә Сабантуйларыбызны гөрләтеп үткәрдек. Көрәш бик яхшы үтте, уеннарда халык актив катнашты, бүләкләр дә тиешенчә оештырылды. Казаннан килгән артистлар Руслан Хәсәнов белән Альбина Апанаеваны халык дәррәү кубып кабул итте. Бәйрәмебездә Казан артистлары катнашу безнең өчен вакыйга”, дип бүлеште Гөлфирә ханым. Бер уңайдан ул Усинск шәһәрендә быел узган Сабантуйны үткәрүдә ярдәм күрсәткән “Лукойл” оешмасына һәм милли бәйрәмебезне оештыруда ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә рәхмәтләрен белдерде.

“Кичке мәктәптә татар теле укыта идем. Ул укучыларым, 20ләп укып чыкты, хәзер татар теле дәресләрен укытырлык укытучылар юк”, – дип борчылулары белән дә бүлеште ул.

Коми Республикасында барлыгы 10480 кеше яши. Гөлфирә ханым яшәгән Усинск шәһәрендә 4000ләп татар исәпләнә.

– Бездә татар концертлары, фестивальләре үтә, гарәп графикасына өйрәтү классы эшләде.  “Болгар” ансамбле, “Дуслык”, “Айсылу” вокал төркемнәре бар. Технология дәресләрендә татар милли ашларын әзерләү буенча дәресләр уздыралар, дип Комидагы милләттәшләребезнең яшәеше белән бүлеште Гөлфирә Бәдретдинова.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*