tatruen
Баш бит / «Татар конгрессы: хәтер-хәтирә» / Конгресс ихтыярын үтәп…..
Конгресс ихтыярын үтәп…..

Конгресс ихтыярын үтәп…..

1992 нче елның июнендә узган Бөтендөнья татар конгрессында БТКның Башкарма комитеты сайланды. Арадашлык итүче, координацион эшчәнлек белән шөгыльләнүче бу халыкара иҗ­тимагый оешманың төзелүе татар халкының иҗтимагый-мәдәни һәм, өлешчә, сәяси тормышыбызның яңа этабы турында сөйли. Милли көн­күрешебезне үстереп, барлык халкыбызга тыныч төзелеш белән шөгыль­ләнергә, башка халыклар һәм дәүләтләр белән аралашырга мөмкинлек­ләр туды. БТКның Башкарма комитеты үз өстенә «милли парламент», «хөкүмәт», «халкыбыз акылы» ролен алырга җөрьәт итмәде, ә реаль дәүләтчелек булдырган халыклар юлы белән китте. БТК Башкарма комитетының максатлары, принциплары һәм юнәлешләре 1992 елның ноябрендә расланган Уставында язылганнар.

БТК Башкарма комитетының эшчәнлек юнәлешләре турында әйт­сәк, алар мондыйлар:

  • Татарстан республикасында һәм татарлар яшәүче төбәкләрдә татар халкының иҗтимагый-мәдәни һәм хокукый хәле турындагы ин­формация җыю һәм анализлау;
  • татарларның этнорегиональ проблемаларны хәл итү буенча прак­тик эш алып бару, милли-мәдәни үсеш проблемалары белән шөгыль­ләнүче дәүләт, җәмәгать, культура-агарту, фәнни-тикшеренү оешмалары, масса-информация чаралары, халыкара гуманитар һәм башка оешмалар белән координацион бәйләнеш;
  • учреждение һәм оешмаларның программа һәм устав таләпләре белән яраклаштырган хәлдә дәүләт оешмалары һәм учреждениеләре, җәмәгать һәм дини оешмаларны координацияләү буенча чаралар күрү;
  • тел, культура, мәгариф, фән, демография өлкәсендәге төп про­граммаларны эшләү һәм тормышка ашыру;
  • эксперт эшләрен координацияләү, җәмәгать һәм башка оешма­лар өчен практик тәкъдимнәр һәм шулай ук закон проектлары һәм дәүләт оешмалары килешүләрен эшләү;
  • Татарстан һәм татар халкы турында информация җыю һәм тара­ту, гәзит-журналлар һәм башка басма продукция чыгару, телевизион һәм радиопрограммалар әзерләү, татарлар яшәгән регионнарга масса-информация чараларын җиткерү;
  • Бөтендөнья татар конгрессының карарларын һәм башка матери­алларын гомумиләштерү һәм пропагандалау.

Устав һәм инструктив документларның шушы тыенкы юллары асты­нда иҗтимагый авырулар тирәсенә тупланган киеренке хисси көчне тез­генләргә, чишелмәстәй тоелган милли проблемаларны хәл итәргә ом­тылыш ята. Төрле сүзләр һәм каһәрләүләргә чик куеп, эш күрсәтә башларга вакыттыр. Бер-берсенә охшамаган кешеләрне, төрле струк­туралар, власть һәм дәүләт идарәләрен дә эшкә тарта башларга кирәк­тер.

Конгресста тавыш биреп сайлаган бу кешеләр кемнәр соң? Аларның берсе дә юлбашчыларга да, трибуннарга да охшамаган. Башкарма коми­тетның бер генә әгъзасы да күп меңләгән халык җыелган митингларда чыгыш ясамаган, телеэкраннарда һәм микрофоннар алдында күренмә­гән. Болар мәдәният, мәгърифәт, милли проблемалар белән турыдан- туры бәйләнгән гап-гади кешеләр, хезмәткәрләр. Алар тарафыннан, мә­сәлән, тарих, тел, кадрлар әзерләү, гаилә һәм хатын-кызлар, яшьләр, эмиграция буенча секцияләр оештырылды. Комитетка шулай ук берничә регионнан вәкилләр, культура һәм мәгариф министрлары, соңыннан Татарстан Республикасы премьер-министрының урынбасары булып кит­кән Телерадиокомпания рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясенең прези­денты да сайланды. Бу кешеләр милли-мәдәни мәсьәләләрне чишәргә булышырга, димәк, конгресста катнашучылар ихтыярын үтәргә тиешләр.

Бәлки безгә кырын караучылар да табылыр. Ләкин әлеге кешеләрнең берсенә дә дан да, байлык та, власть та кирәкми, һәм менә берничә ай эчендә бюро әгъзалары башкарма комитетның рәисе Индус Таһиров, аның урынбасарлары Флүн Мусин, Роза Туфитулова һәм без фәкыйрегез төрле оешмалар, фондлар, культура-агарту учреждениеләре, партияләр­не йөреп чыктык һәм үзебезне яклаучыларны таптык. Шул рәвешле безгә этнограф Дамир Исхаков, мәдәни җәмгыятьләрне оештыручы Рәшиг Ягъфәров, юрист Раиф Биктаһиров, журналистлар, депутат корпусы, милли хәрәкәт вәкилләре, дин әһелләре, эшкуарлар, һәм әлбәттә инде, галимнәртарихчылар, филологлар, педагоглар килеп кушылды. Кеше­ләр һәм идеяләр бездә чынлап та бик күп икән, аларны күрә генә белергә кирәк икән.

Академикны һәм Иҗтимагый үзәк әгъзасын, завод директоры һәм җырчыны, язучы һәм дипломатны да, пенсионер һәм кайнар студентны да канәгатьләндерерлек эшләр, идеяләр табарга кирәк, һәм, әлбәттә инде, бу программаны Татарстанның һәм татарлар яши торган Россия, Үзбәкстан, Украинаның дәүләт органнарының тануы, аның АКШ, Төркия, Австралия законнарына каршы килмәве, һәм әлбәттә инде, БМО, ЮНЕСКО һәм башка халыкара оешмаларның нормаларына да туры килүе кирәк.

Башкарма комитетта Җәмәгать оешмалары Советы, үзенчәлекле координацион үзәк, лидерлар җыены оештырыла. Моны шулай ук «Мә­гариф», «Мәдәният» ассоциацияләре, «Мирас» фонды, Татарстанның Республика партиясе, Иҗтимагый үзәк, Качаклар һәм күчеп китәргә мәҗбүр булганнар эшләре буенча комитет, чит илләрдәге ватандаш­ларыбыз белән элемтә тотучы «Ватан» оешмасы да яклады. Ә Чал­лыдагы халык җыелышы «Җыен» активистлары башкарма комитет рәисе И.Таһировка барлык оешмалар һәм хәрәкәтләрнең тигез хокуклы нигездәге координацион үзәген булдырырга наказ бирделәр һәм шунда ук үзләреннән ике вәкил сайладылар. Башкарма комитет катнашында төзелгән яңа оешмалар да барлыкка килде. «Сөембикә» журналының баш мөхәррире, Башкарма комитетның рәис урынбасары Роза Туфитулова Бөтендөнья татар хатынкызлары оешмасын җитәкли. Тагар яшләренең Бөтендөнья ассоциациясе оештырылачак. Татарстанның милли мәдәни җәмгыятьләре белән бергәләп эшләү дә кызыклы перспективалар вәгъдә итә. Мәсәлән, Татарстан республикасының милли политикасын, милли-мәдәни автономия механизмын бергәләп, дәүләт органнарыннан аермыйча эшләгәндә генә тормышка ашырып була.

Бөтендөнья татар конгрессыннан соң БДБ илләренең бөтен почмакларыннан һәм шулай ук башка илләрдән үзләренең вәкилләрен Башкарма комитет составына кертүләрен сорап мөрәҗәгать-хатлар ява башлады. Шуңа күрә без хәзер татарлар яши торган регионнарга чыгарга, дәүләтара килешүләрнең проектларын әзерләүдә катнашырга тырыша­быз. Регионнар һәм эмиграция Советы якташлар оешмалары, җәмгыять­ләр һәм татарлар яши торган районнарның дәүләт органнары белән элемтә урнаштыра. Без Екатеринбург, Киев, Пермь, Омск шәһәрләре белән аеруча тыгыз элемтәдә.

Чаллы, Уфа, Мәскәү, Петербург, Ташкент, Баку, Кишинев, Төмән, Якутск, Воркута, Сахалин, Истанбул, Нью-Йорк, Хельсинки, Сидней, Ульяновск, Самара, Киев, Львов болар әле Башкарма комитет белән элемтәдә торучыларның бер өлеше генә. Үзара сөйләшүләрсез, бергәләп хәрәкәт итмичә ниндидер нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Бу эштә безгә хөкүмәт әгъзалары, Президент аппараты хезмәткәрләре, парла­мент депутатлары да булыша. Шуңа күрә Башкарма комитет составы­ның өстәмә исемлегенә политологлар Р.Хәкимов, Ф.Сафиуллин, галим­нәр Т.Галиуллин, Д.Исхаков һәм башкалар кертелде.

Кешеләрне ике зур әйбер берләштерә. Беренчесе суверенитетны, Татарстан дәүләтчелеген ныгыту. Икенчесе татарлар яшәгән регион­нарда һәм Татарстанның үзендә мәдәнимилли автономия механизмын булдыру. Моның өчен экспертлар Советы һәм информацион үзәк бул­дыру шарт. Тикшерү һәм информацион эзләнүләрнең юнәлешләре күп­кырлы: миллимәдәни автономия, тел, мәдәният, мәгариф, тарих, геополитика, кеше хокукларын яклау, халыкара килешүләр, бизнес, банк эше. Бәлкем әле бу проблемалар буенча яңа белгечләр, экспертлар табылыр. Башкарма комитет аларны да эшкә тартачак. Монда дошманнар һәм конкурентлар юк, бары тик хезмәттәшләр генә бар.

Һәм ул табыла да. Президент аппараты һәм Министрлар кабинеты белән берлектә төрки халыклар мәсьәләләре һәм татарларның милли мәдәни үсеше мәсьәләләре буенча авторитетлы форумнар, мәдәният министрлыгы белән берлектә татар җыры конкурслары уздырылды. «Татарстан» телерадиокомпаниясе белән бергә татар диаспорасы өчен тапшырулар әзерли торган «Дөнья» студиясе дә оешты. Кыска дулкынлы радиотапшырулар өчен генә акча җитеп бетми.

Яңа оешма турында бик күп сөйләргә мөмкин. Болар әле барысы да башлангыч хәлендә генә. Безнең әлегә җиһазларыбыз да, эш урыныбыз да юк. Әлбәттә, алма пеш, авызыма төш диеп көтеп ятарга ярамый. Халыкларның берләшүе безгә су кебек, һава кебек, икмәк кебек кирәк.

Римзил Вәлиев,
“Татарстан” журналы, №3-4 1995 ел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*