tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста кунак бар
Конгресста кунак бар

Конгресста кунак бар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Казанда Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Атик Али белән очрашты. Әлеге очрашуда сүз бу илдә яшәүче милләттәшләребез турында барды. Шулай ук, март аенда Финляндиядә узачак БТК БКның бюро утырышын планлаштырдылар

Бүген Финляндиядә 800 якын татар яши. Финляндия татарлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы хезмәттәшлек итә.

Хельсинкидагы “Исламия” татар мәдәни-дини үзәгенә якшәмбе мәктәбе, мәдәният үзәге, балалар бакчасы, китапханә, уку кабинетлары һ.б. керә. Татар яшьләре FTB (Finn tatar birligi) үз оешмасын булдырган, аларның төп бурычы – мәдәният проблемаларын хәл итү.

Җәмгыятьтәге барлык балалар өчен татар телендә башлангыч белем бирү каралган. Җәй балалар “Camp” лагеренда ял итә, анда татар мәдәнияте һәм тарихы өйрәнелә. Соңгы елларда җәмгыять чакыруы буенча Татарстан балалары һәм укытучылары килә башлады.

Узган елның март аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә булып, андагы татар җәмгыятенең вәкилләре белән очрашты. Җәмгыятьнең актив әгъзаларына грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*