tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста кунакта Атырау өлкәсе делегациясе
Конгресста кунакта Атырау өлкәсе делегациясе

Конгресста кунакта Атырау өлкәсе делегациясе

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында кунакта Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе делегациясе булды. Кунаклар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белән очраштылар.

Ринат Закиров Казахстаннан килгән делегациягә Татар конгрессы эшчәнлеге турында сөйләде. Оешма тарафыннан гамәлгә ашырылган күп санлы проектларның бүгенге көндә башка милләтләр тарафыннан да хуплануын искәртте. “Хәзерге вакытта 32 чит илдә, шул исәптән Казахстанда да Татар конгрессы составында булган күп санлы оешмалар бар. Алар тырышлыгы белән милли бәйрәмебез Сабантуй һәм башка чаралар елдан-ел популярлаша бара” – диде Ринат Закиров.

Очрашуда Атырау өлкәсе Казахстан халкы Ассамблеясы җитәкчесенең урынбасары Гөлмирә Шакирова, өлкәнең “Татулык” татар һәм башкорт этно-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Гөлсинә Байкенова, Атырау өлкәсе акимы аппараты каршындагы Дуслык йорты җитәкчесе Жаннәт Доскалиева, Бөтендөнья казах ассоциациясе филиалы рәисенең урынбасары Нуржан Ермуханов һ.б. катнаштылар. Очрашу барышында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә Атырау өлкәсе акимы Нурлан Ногаевның бүләкләрен дә тапшырдылар. Шулай ук Атырау делегациясе 2020 елда Казахстанның республика Сабан туен үз өлкәләрендә уздыру тәләге булуын дә белдерделәр. “Милли бәйрәм тарихта калган Ногай Урдасы башкаласы булган Сарайчык шәһәре территориясендә уздырылса бу бик күркәм булыр иде”, –  дип ассызыкладылар килгән кунаклар.

Очрашу истәлеге буларак килгән делегациягә Татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүгенге көндә Атырау өлкәсендә 20 этно-мәдәни берләшмә эшләп килә. Араларында татар һәм башкорт берләшмәсе иң активлардан санала. Татарстанга килү инициативасы да «Татулык» җитәкчесе тарафыннан тәкъдим ителгән. Шушы көннәрдә Казахстаннан килгән кунаклар мәркәзебез Казан сабан туенда катнашырга, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында, Казан Федераль университетында, Татарстан халыклары Ассамблеясында булып өлгергәннәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*