tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

Конгресста V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

6 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына багышланган матбугат конференциясе узды.
Журналистлар белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары Форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова уздырдылар.
“Быелгы 5нче җыенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 15 Ерак һәм Якын чит илләрдән 400 делегат чакырылды,шулай ук мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә”, – дип, хәбәр итте Данис Шакиров.
“Форумның программасы кысаларында делегатлар Татарстан Республикасының Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарына барачаклар һәм район җирлекләрендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш көнкүреше белән, “Бишек туе”ның үткәрү тәртибе белән танышачаклар”, – дип сөйләде Кадрия Идрисова.
Җыен кысаларында үткәрелүче, гүзәл бер традициягә әйләнеп килә торган “Калфак туе” быел шулай ук Казан Ратушасының Колонналар залында узачак, ләкин алдагы елдан аермалы буларак, быел ул татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар бәйгесе буларак күздә тотыла, дип хәбәр итте оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 13-15 апрель көннәрендә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары жыенын үткәрә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*