tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Конгресста VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

10 май көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистлар белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, рәиснең I урынбасары Данис Шакиров һәм рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев уздырдылар.

“Быелгы форумга барлыгы 1050  делегат  чакырулы. Делегатлар Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 регионыннан катнашачак. Форумының программасы кысаларында дин әһелләре 18 май көнне аерым секцияләргә бүленеп эшлиячәкләр: Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге; Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге; Мәчет һәм татар гаиләсе; Ислам дине һәм күпкырлы матбугат (лекторий).

19 май көнне, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. 20 нче май көнне, Форум делегатлары, ТР Спасс районы Болгар шәһәрендә  узачак  “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар. Шулай ук татар дин әһелләре өчен мәдәни программа да каралган. Алар  Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Т.Миңнуллинның «Мулла» спектаклен һәм “Казан” бию ансамбленең “Ефәк юлы” театральләштерелгән тамашасын карыячаклар”, – дип, хәбәр итте Ринат Закиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*