enrutat
Баш бит / Көньяк округ һәм Төньяк Кавказ округы татарларын борчыган проблемалар: Бөтенкавказ Сабан туен оештыру һәм Әстерханнан Татарстанга туры рейс булдыру
Көньяк округ һәм Төньяк Кавказ округы татарларын борчыган проблемалар: Бөтенкавказ Сабан туен оештыру һәм Әстерханнан Татарстанга туры рейс булдыру

Көньяк округ һәм Төньяк Кавказ округы татарларын борчыган проблемалар: Бөтенкавказ Сабан туен оештыру һәм Әстерханнан Татарстанга туры рейс булдыру

Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Әстерханда Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округындагы татар милли оешмалары җитәкчеләре белән очрашып, төбәкләрдәге татарлар көнкүрештә очрашкан кыенлыклар турында сөйләште, оешма җитәкчеләренең тәкъдимнәрен тыңлады.

Очрашуда Адыгея Республикасы, Кырым Республикасы, Краснодар крае, Әстерхан өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Дагыстан Республикасы Кабардин-Балкар Республикасы, Карачай Черкес Республикасыннан вәкилләр катнашты.

Очрашуны Васил Шәйхразиев ачып җибәрде. Ул узган елның август аенда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узуын билгеләп үтте.

Бүген ул үзенең Әстерхан өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе белән очрашуын әйтте. Сөйләшүдә ниндидер мөһим мәсьәләләр күтәрелмәвен, чөнки алар үз мәсьәләләрен хакимиятләр белән үзләре чишә алалар, дип белдерде. Шулай ук бүген Татарстан вәкилләре Г.Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салынуын һәм өлкәкүләм үткәрелгән “Татар кызы” бәйгесендә катнашуы хакында сөйләде.

Татар оешмалары җитәкчеләренә ул олы рәхмәтләрен җиткерде:

  • Сез милләт өчен эшлисез. Сезгә моның өчен зур рәхмәт. Шулай бергәләп, кулга-кул тотынышып алга таба да эшләргә язсын, — диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев мондый очрашуларның алга таба да дәвам итәчәген әйтте.

Аның сүзләренчә, бу очрашуларда бик файдалы тәкъдимнәр яңгырый. Әйтик, Новосибирскта  җыеннарга чакырганда, бу чаралар турында губернаторларга да хәбәр тарату тәкъдиме яңгыраган иде. Татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырганда инде бу рәвешле эш иттек тә, алга таба да һәрвакыт хакимиятләрне хәбәрдар итәчәкбез, дип белдерде В.Шәйхразиев.

Моннан соң Васил Шәйхразиев 1-3 март көннәрендә Казанда уздырылган татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында мәгълүмат бирде.

  • Бездә 38 Президент программасы гамәлдә. Без аларның үтәлешен күрсәтергә теләдек. Киләчәктә аерым мәсьәләләрне чишү юлларын да эзләргә тиешбез. Үзара тәҗрибә алмашу да мөһим, — ди Милли Шура рәисе.

Шуннан Васил Шәйхразиев Милли Шура һәм аның эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.  Соңгы җыелашта президиум округларда очрашулар үткәрү һәм сайлауларда актив катнашырга  чакыруны оештырырга йөкләвен әйтте.

  • Төбәкләрдә үз активларыгызны җыеп, үгетләү эшләрен алып барыгыз, дип йөкләмә бирде ул.

Моннан соң мондый округлардагы очрашулар турында 1-2 ай алдан хәбәр ителәчәген, аларның шушындый “Татар кызы” кебек чараларга туры китереләчәген дә җиткерде Васил Шәйхразиев.

  • Минем килүем, төбәктәге оешма җитәкчеләренең, хакимиятьләрнең мөнәсәбәтен дә күрергә ярдәм итә. Кайбер җирләрдә проблемалар күп, игътибар җитеп бетми. Татарлар күп булган төбәкләрдә мондый кыенлыклар юк, әлбәттә, — диде ул очрашуда.

Милли Шура рәисе сүзләренчә, сайлаулардан соң да мөһим чаралар булачагын искәртте. Ул да булса Халык санын алу, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы. Шуңа бәйләп, без һәрбер татарга барып җитәргә тиешбез, ди ул.

Аннары Васил Шәйхразиев Конгрессның эш планы белән таныштырып узды. Иҗтимагый оешмаларның эшен җанландыру өчен хатын-кызлар, яшьләр канатларын булдырырга кирәк дип билгеләде ул. Ә финанс мәсьәләләрне хәл итү өчен грантларга дәгъва итәргә кирәклеген ассызыклады. Бөтендөнья татар конгрессы каршында экспертлар советын булдырып, грантлар алу буенча өйрәтүләр оештырылачагын әйтте ул.

Шулай ук Васил Шәйхразиев эшләнгән эшләрне мәгълүмат чаралары аша күрсәтә белү мөһимлеген ассызыклады. Һәр татар иртән иртүк Конгресс сайтына кереп, татар дөньясындагы мәгълүматны белергә тиеш, ди ул.

Аннары төрле төбәк вәкилләре сүз алды:

«Туган тел» татар милли мәдәнияте төбәк оешмасы рәисе Э.Кадыйрова (Дагыстан):

— Без әле 2 ел гына эшлибез. Эшебезне 5 кеше белән башлап җибәрдек. Барысы да яшьләр иде. Узган елда беренче тапкыр татар мәдәнияте көннәрен уздырдык. Татар телен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәбе оештырдык, 2018 елда беренче Сабантуй – I Бөтенкавказ Сабан туен үткәрергә булдык. Сездән төбәкләрдәге коллегаларыбызны чакыруда, делегация юллауда  ярдәм сорыйбыз. Төбәкләрдә җитәкчеләрне катнашырга, көрәшчеләрен һәм үзешчән коллективларын алып килергә чакырабыз,

Васил Шәйхразиев болай дип җаваплады:

  • Сабантуй көннәрен үзара килешенеп, бер-берегезгә кунакка йөрерлек итеп билгеләвегезне сорыйм. Бөтенегез дә бер үк көнгә куймагыз. БөтенКавказ Сабан туе, дип атыйсыз икән, аның эстафетасын кабул итеп алырдай төбәк тә булырга тиеш.

Сүзгә Краснодар шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе В. Рәхмәтуллин кушылды:

  • Бәлки ике округның Сабан туен оештырыргадыр, җиңелрәк булыр иде, дип үз тәкъдимен кертте ул.

Васил Шәйхразиев:

  • Сез быел эстафетаны башка төбәккә бирсәгез дә, үзегез дә Сабантуйны үткәрүне дәвам итәргә тиешсез.

Әстерхан өлкәсенең “Идел” татар газетасы редакторы Д.Мәҗитова исә логистика юклыгы, Татарстанга туры рейслар булмау мәсьәләсен күтәрде. “Без Татарстандагы чаралардан, балалар лагерьларыннан файдаланырга тиешбез”, — ди ул. Шулай ук туристик проектларның да логистика булмау аркасында барып чыкмавын билгеләде.

Васил Шәйхразиев:

  • Мин вице-премьер буларак киләсе очрашуларда ике төбәк арасындагы килешүләргә нигезләнеп, өлкә җитәкчелеге алдында бу мәсьәләне дә күтәрә башлаячакмын. Барнаулдан Казанга ачылды. Әгәр дә ике як та адым ясаса, без бу мәсьәләне хәл итә алабыз.

Шулай ук Д.Мәҗитова Милли Шураның мәгълүмати сәясәтен ничек күзаллануы турында да сорады. Васил Шәйхразиев 18 март сайлауларыннан соң БТКның үсеш стратегиясе төбәкләргә җибәреләчәген хәбәр итте. БТК “Халкым минем” газетасы чыгаруын искәртеп узды. Шулай ук төбәкләрдә чыга торган газеталар бер-берләре белән тыгыз элемтәдә булырга тиешлеген ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*