tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәш – ул безнеке!
Көрәш – ул безнеке!

Көрәш – ул безнеке!

9 июльдә “Ак Барс” көрәш сараенда билбау көрәше буенча ярышлар узды. Бу көнне чын мәгънәсендә Татарстан көне булды дип әйтеп була. Сабантуйлар батырлары буларак танылган, Татарстанның төрле районнарында туып үскән милләттәшләребез: Нәфис Миннебаев, Илдар Гиниятуллин, Илнар Галиев, Илнур Муртазин, Ренат Ахметшин үз авырлыкларында көндәшләренә бернинди өмет итәргә урын калдырмыйча, алтын медальләргә ия булдылар. Ә инде үз авырлыгында җиңүче һәм абсолют батыр булып калган Сембер спортчысы Сергей Павликны да күпмедер дәрәҗәдә Татарстан белән бәйләп була. Чөнки аның тренеры милләттәшебез Фәнис Җаббаров. Фәнис Хатыйп улы Татарча көрәш буенча спорт остасы, бик күп Сабантуйлар батыры, Россия һәм Татарстанда татарча көрәш буенча узган чемпионатларда җиңүче. Ульян өлкәсе Татарча көрәш федерациясе президенты да булып тора.

Күп кенә ярышларда заллар ярым буш булган вакытта көрәш сараенда алма төшәр урын да юк иде. Россия спорт министры Виталий Мутко да азакка кадәр ярышларны карап бетерде. Бар кешене көрәш бик тиз барганы гаҗәпләндерде. Чыннан да безнең егетләр 10–17 секунд эчендә чиста җиңүләргә ирештеләр. Моны көндәшләрнең тәҗрибәсезлеге белән аңлатып була диючеләр булыр. Ләкин көрәш – татарның канына сеңгән, шуңа күрә ул тәмен белеп көрәшә. Безнең тамашачы да татар көрәшчеләреннән бары тик җиңү генә көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*