tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан гаете матур узды
Корбан гаете матур узды

Корбан гаете матур узды

11 август көнне бөтендөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бу көнне республикабыздагы барлык мәчетләр дә үз ишекләрен йөзләгән дин кардәшләребез өчен ачты.

Быелгы җәй яңгырларга бай булды. Никтер бәйрәм көнне һава торышы яхшы булыр әле дигән өмет бар иде. Тик иртәдән үк күк йөзен кара авыр болытлар тораташ каплап алган иде. Яңгыр беразга гына туктап тора да, янә ява башлый. Аңа карамастан, Ижау Җәмигъ мәчетенә гает намазына халык агыла торды. Кемдер сәдака әрҗәләре янына килә, хәер биреп, дежур имамнар белән бергә дога кылалар. Кемнәрдер үзен борчыган сорауларны да биреп алырга өлгерә. Һәркем бер-берсен бәйрәм белән котлый, танышлар, дуслар күрешә, хәл-әхвәл сораша. Күп кенә өлкәннәр мәчеткә бары тик бәйрәм көннәрендә генә йөриләр икән. “Бөтен туганнарыма, балаларыма сәламәтлек сорап, үлгәннәрне искә алырга, алар өчен дога кылырга дип килдем”, — ди Салих абый. Газетабызның дусты Алмазия апа Мирхазиянова белән дә очраштык. “Гает намазыннан соң өемә, корбан чалырга ашыгам. Аллаһка шөкер, ел саен корбан чалабыз”, — диде ул.

Иртәнге җиде тулганчы мәчет халык белән тулы иде инде. Бер сафта — төрле яшьтәге төрле милләт вәкилләре. Барысын да уртак бәйрәм хисе, Аллаһы Тәгаләгә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)гә карата булган ихлас ышану һәм иман китерү бәйли. Җәмигъ мәчетендә бәйрәм хөтбәсен Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин сөйләде. “Корбан гаетен бик нык әзерләнеп көттек, ул шулай матур итеп уза да. Традиция буенча өч мәчетебездә дә бүген бәйрәм табыны әзерләнә, гаеттән соң без һәр килгән кешене сыйлыйбыз. Аннан соң һәркем өенә корбан чалырга ашыга, кунактан кунакка йөрешә. “Иман нуры” мәчетендә гаилә бәйрәме оеш­тырылды, бу исә балаларыбыз да бәйрәмнең матурлыгын белеп үссеннәр өчен эшләнә. Чыннан да, бәйрәм бит ул намаз уку белән генә чикләнми. Намаз, Аллаһы Тәгаләне зурлау, Корбан чалу – бәйрәмнең бер өлеше. Бу көнне туганнарны бәйрәм ашына чакырырга, күчтәнәчләр бирешергә дә кирәк”, — диде ул.

Мөселманнарны бәйрәм белән котларга Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев һәм Шәһәр думасы депутаты Альфред Зиннәтуллин да килделәр. “Минем Корбан гаетендә катнашканым бар, шәһәребезнең төрле мәчетләрендә булдым. Удмуртиядә татарлар үз традицияләрен саклап яшиләр. Дусларым арасында да мөселманнар бар. Бүген мин алар белән бу бәйрәм шатлыгын уртаклашам”, — диде Олег Бекмеметьев. “Әти-әнием, әби-бабайлар – татарлар. Бу — минем нәселем тамырлары. Ә үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Минем дә әлеге бәйрәмгә кушыласым, дин кардәшләремне тәбриклисем килде”, — диде Альфред Зиннәтуллин.

Гомумән алганда, Корбан бәйрәмен зурлап билгеләп үтү матур гадәткә әверелде. Ижауда гына түгел, республиканың башка мәхәлләләрендә дә. Мәсәлән, Можгада күптәнге гадәт буенча, Татар иҗтимагый үзәге мәртәбәле кунакларны һәм өлкәннәрне хәйрия ашына җыйды. Чарада барлыгы 70кә якын кеше катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галеев һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләделәр. Ә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Камил Кубашев әлеге чараны оештырырга ярдәм иткән һәр иганәчегә үз рәхмәтләрен җиткерде.

Эльвира Хуҗина.

yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*