tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан гаете уңаеннан төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә үткәрелә
Корбан гаете уңаеннан төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә үткәрелә

Корбан гаете уңаеннан төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә үткәрелә

Билгеле булганча, 24 сентябрьдә Татарстанның барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете үтәчәк. Төп бәйрәм чарасы башкаланың Кол Шәриф мәчетендә үткәрелә. Бәйрәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздыра.

24 сентябрьдә Кол Шәриф мәчетендә Корбан бәйрәмен түбәндәгечә үткәрү каралган:

4.30 – Коръән-хафизлар Коръән укый;

Аннары:

05.30 – мөфти вәгазе;

06.00 – гает намазы;

06.10 – хөтбә;

06.30 – тәмамлау.

“Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Кол Шәрифтә үткәрелүче  төп бәйрәм тантанасын республикабыз мөселманнары да күзәтә алсын өчен туры эфирда күрсәтәчәк.

Моннан тыш Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә 24 сентябрьдә  “Ярдәм” фондының “Гаилә җылысы” инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютындагы балаларга ярдәм итү максатыннан “Сөючеләр фида кыла” телемарафонын уздыра.

2013 елда үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә Теләче районының Җөри авылында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. 2014 елда марафонда катнашучылар ярдәмендә биналар әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган  балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерелде.  Балаларга махсус медицина җиһазлары алынды, үзәкнең тирә-юнендәге җирлек тәртипкә китерелде.

Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте янә барчабызны марафонда катнашырга һәм хәйрия эшенә үз өлешебезне кертергә чакыра.  Телемарафон балаларны дәвалау өчен шартлар тудыру ниятеннән оештырыла.

Марафонда катнашу өчен 7715 номерына “Нур” сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балаларның тернәкләндерү үзәге счетына 50 сум акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Сәдака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитми.

Әгәр сез зуррак сумманы күчерергә теләсәгез, “Нур” сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме – расларга  онытмагыз.

Шулай итеп, 7715 номерына “Нур” сүзе белән SMS яки “Нур”  буш ара (пробел) һәм сез күчерергә теләгән сумманы язып SMS җибәрергә кирәк.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*