tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръән укучылар бәйгесе уңышлы узды.
Коръән укучылар бәйгесе уңышлы узды.

Коръән укучылар бәйгесе уңышлы узды.

Ульяновск шәһәрендә Корән укучылар бәйгесе узды. Шәһәр кысаларында беренче тапкыр уздырылучы бу ярышта Ульяновскидагы 12 мәчеттән 26 кеше катнашты. Идел аръягы районында әле төзелеп бетмәгән мәчет тә мондый җитди бәйгедә катнашучыларны беренче кат каршы алды.

Изге китапны яттан белүчеләрнең яше 7 дән алып 40 ка кадәрле. Алар өч номинациядә көч сынашты. Сирәк була торган мондый бәйгене күзәтергә милләттәшләребез авыл районнарыннан да килгән. Өлкәнең танылган мәдәният хезмәткәре Сәет абый Диаров үзе яшәгән Карсун районы Сакускай авылында ике вазыйфаны алып бара – аның төп эше авыл мәдәният йорты директоры булса, икенчесе исә мәчеттә мәхәллә рәисе. Сәет абый белдергәнчә, бу ике хезмәт тә халыкны рухи яктан баета һәм кирәк булса дәвалый да. Конкурста катнашучыларны тыңлау мәчеттә укылган өйлә намазынан соң да дәвам итте.

Бәйгегә йомгак ясаганда мәртәбәле хөкемдарлар сабыйларның җитез һәм дөрес укуына гына түгел, ә моңлы тавышларына да нык игътибар бирделәр. Ә иң-иңнәре арасыннан беренче урынга Салават Зиннуров чыкты. Ул җәен Рамазан аенда Мәскәүдә узачак Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә үзе яшәгән Сембер төбәген тәкъдим итәчәк.

Рамис Сафин,
Ульяновск.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*