tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръәннәр җыелмасының зур күргәзмәсе ачылды.
Коръәннәр җыелмасының зур күргәзмәсе ачылды.

Коръәннәр җыелмасының зур күргәзмәсе ачылды.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов,  2017 елда шәһәрдә Ислам мәдәнияте музее ачу өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирү турында карарга кул куйды.  Бүген әлеге музейга экспонатлар туплау, аларны барлау һәм тәртипкә салу буенча зур эш алып барыла.  Йөзләрчә мең мөселман яшәүче борынгы Сембер төбәгендә Ислам мәдәнияте музеен булдыру  кирәклеге турында моннан 4 ел элек губернатор корбан бәйрәменә килгәч үзе әйткән иде.  Ул чакта аны моннан 100 ел элек салынган тарихи мәчет бинасында ачу хакында сүз куештылар. Еллар буе ташландык хәлдә яткан  әлеге мәчеттә  бүген төзекләндерү эшләре бара.

Булачак музейга экспонатлар җыю, иң мөһиме – бу эшкә халыкны күбрәк җәлеп итү максатыннан шәһәрнең үзәк мәчетендә  мөфтият музей бүлмәсе дә булдырды.

Биредә  Казанның Кол Шәриф мәчетендәге Коръәннәр җыелмасының зур күргәзмәсе ачылды. Әлеге коллекция Кол Шәриф мәчетенә нигез салынган чорда, 1995 нче елда, җыела башлый.

Татарстанда гына  түгел, илебезнең бик күп төбәкләрендә гомер итүчеләр дә  музейга йөзләгән коръән китаплары бүләк итә. Бүген шуларның бер өлеше Сембер мәчетенә куелды. Күргәзмәне Ульяновскида ачу Рафаэль хаҗи Нәҗметдиновның күптәнге хыялы була.

Коллекциядә  революциягә кадәр гарәп телендә чыккан китаплар да, иске татар телендә Коръән тәсфирләре дә бар. Экспозиция  киштәләрендә Төркия, Катар, Берләшкән гарәп әмирлеге, Әзербәйҗан, Палестина автономиясе, Иран һәм башка  илләрнең күренекле шәхесләре  бүләк иткән изге китаплар да саклана.   Әлеге күргәзмә белән танышкан Ульяновск өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты директоры Нурия Туркова,

“Динебезгә  кагылышлы билгеләр белән очрашканда, аны күргәндә күңелгә ниндидер җылылык һәм яктылык  иңә”, ди.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы хезмәткәрләре семберлеләрне күргәзмәгә куелган һәр изге Корәннең тарихы белән таныштырды, килүчеләрнең күп санлы сорауларына җавап бирделәр.

Күргәзмәне ачу тантанасында  чыгыш ясап өлкәнең баш ахуны Илдар хәзрәт киләсе ел азагына Сембернең Ислам музее аерым бинада үз ишекләрен ачачак дип белдерде.

                         Рамис Сафин, Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*