tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле
Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле

Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле

23-24 нче ноябрь көннәрендә узган көрәш буенча Татарстан чемпионатының 10 үлчәү авырлыгы буенча да чемпионнары билгеле булды.

Җиңүчеләр исемлеге:

60 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче)
2 урын – Гайнеев Дмитрий (Азнакай)
3 урын – Абрамов Алексей (Биектау), Гарипов Риназ (Лаеш)

65 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Мортазин Искәндәр (Әлмәт)
2 урын – Миңнемуллин Илназ (Балтач)
3 урын – Закиров Илнар (Алексеевск), Локманов Шамил (Түбән Кама)

70 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Фәләхов Ислам (Вахитов)
2 урын – Нурмөхәммәтов Азат (Теләче)
3 урын – Хисмәтуллин Рамил (Автозавод), Тимергалиев Илфат (Кукмара)

75 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Шәйхетдинов Ренат (Яр Чаллы)
2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)
3 урын – Галимуллин Ранис (Теләче), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

80 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Кәлимуллин Ренас (Зәй)
2 урын – Әсхәдуллин Салават (Балтач)
3 урын – Шәйхетдинов Фәнил (Яңа Савин), Габдерәшитов Азат (Актаныш)

85 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)
2 урын – Сәләхетдинов Раил (Вахитов)
3 урын – Гыйниятуллин Илдар (Теләче), Зәйнетдинов Рамил (Балтач)

90 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)
2 урын – Сәмигуллин Айрат (Әлмәт)
3 урын – Галимов Илнар (Алабуга), Сафиуллин Ранил (Балтач)

100 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Нургалиев Раил (Биектау)
2 урын – Хәмитов Элдар (Зәй)
3 урын – Миначев Марат (Вахитов), Зәйнуллин Наил (Түбән Кама)

130 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын – Сәлахов Радик (Зәй)
2 урын – Абдуллин Лениз (Вахитов)
3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Валеев Фердинад (Әлмәт)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:
1 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)
2 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)
3 урын – Йосыпов Рөстәм (Әлмәт), Газизуллин Ильяс (Яр Чаллы)

Гомуми баллар буенча беренчелекне Балтач командасы яулады. Икенчедә – Әлмәт, өченче урын Теләче командасында. Балтач командасы 11 елдан соң бу титулны кире үзенә кайтарды.

23-24 нче ноябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Ярышларда 10 үлчәү авырлыгында көрәштеләр.

Турнирда 45 командадан 367 көрәшче бил алышты. Ярышларның төп хөкемдары Әүхәт Мөхәмәдиев командаларның күбесе тулы составта килгәнлеген искәртеп үтте. Чүпрәле, Югары Ослан, Тәтеш командалары катнашырга теләк белдермәгән.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/24/175819/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*