tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәш буенча Татарстан җыелмасы составы билгеле
Көрәш буенча Татарстан җыелмасы составы билгеле

Көрәш буенча Татарстан җыелмасы составы билгеле

Бу атнада Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Бәйге Идел буе физик культура академиясе базасында үтәчәк. Ярышларга Татарстан көрәшчеләре дә әзерләнә.

Россия чемпионатында Татарстан данын кемнәр яклар соң? Состав болайрак формалашкан: Раббани Нургалиев, Илнар Закиров, Динар Кәримуллин, Рамил Синәкәев, Ренас Кәлимуллин, Ранис Галимуллин, Илнар Галимов, Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Фәрхәт Фәйзуллин.

Билгеле булганча, быел рәсми ярышлар уздырылмау сәбәпле, Татарстан җыелмасы узган ел Татарстан чемпионатын һәм быел Муса Җәлил турнирын откан көрәшчеләрдән формалашты.

Узган ел ике турнирда да җиңүче булган Илмир Төхвәтуллин урынына Татарстан данын Илнар Галимов яклаячак. Илмир күптән түгел аягына тагын операция ясаткан икән. Татарстан җыелма командасының баш тренеры – Фәрит Шәйхетдинов. Өлкән тренер – Җәүдәт Хөсәенов. Команда җитәкчесе – Равил Хәйруллин.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*