tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәш федерациясе 2013 елга нәтиҗә ясады
Көрәш федерациясе 2013 елга нәтиҗә ясады

Көрәш федерациясе 2013 елга нәтиҗә ясады

Татарча көрәш буенча иң-иңнәрне билгеләгәндә, чын-чынлап авыл җирлегендә яшәүче тренерлар да исәпкә алыначак. Бу хакта узган елгы көрәш сезонына нәтиҗә ясауга багышланган утырышта федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов белдерде.

Ильяс Галимов, Илдар Гыйниятуллин, Руслан Нургалиев һәм Лениз Абдуллин. 2013 ел көрәш сезоны буенча иң яхшы көрәшчеләр дип нәкъ менә алар аталды. Иң-иңнәрне ачыклаганда, татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле өч бәйге нәтиҗәләре алынды: Муса Җәлил истәлегенә узучы турнир, Татарстан һәм Россия чемпионатлары. Ильяс белән Илдар ошбу ярышларның өчесендә дә беренче урынны алган иде, ә Руслан белән Лениз Татарстан һәм Россия чемпионатларында – беренче, ә Җәлил турнирында икенче калган иделәр. Сүз уңаенда, Татарстанның Атказанган спорт остасы Руслан Нургалиев быел Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирда катнашмаячак. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, танылган батыр аягын “төзәтеп” алырга булган. Соңгы елларның иң яхшы көрәшчеләреннән берсе саналган Русланга, сәламәтлеген ныгытып, келәмгә мөмкин кадәр тизрәк кайтуын теләп калабыз.

Киеренке, ләкин шатлыклы ел

Матур гадәт буенча “Ватаным Татарстан” газетасы призларына Муса Җәлил истәлегенә үтүче турнир алдыннан Марат Әхмәтов җитәкчелегендә республиканың татар милли спорт көрәше федерациясе узган елга нәтиҗә чыгарды. Иң элек, 2013 елга хисап белән федерациянең Башкарма директоры Равил Хәйруллин чыгыш ясады. Аның фикеренчә, узган көрәш сезоны бер вакытта бик тыгыз да, киеренке дә һәм, иң мөһиме, шатлыклы да булды. Әлбәттә, Универсиаданы искә алмыйча булмый. Көрәшебезнең Сабантуй мәйданнарыннан – республикага ярышларына, ә соңгы араларда дөнья ареналарына чыгуы һәм анда үз егетләребезнең җиңү яулавы – чыннан да истәлекле вакыйга. “Универсиадада җиңү яулавыбыз татар халкының йөзен, көчен, ныклыгын һәм батырлыгын янә бер тапкыр раслады”, – диде Р.Хәйруллин бу уңайдан.

Башкарма директорның районнардан кайтып та кермәвен шәхсән үзем беләм. Әле күпчелек халык Яңа ел бәйрәменнән ял итеп ятканда, ул инде көрәш буенча әле “йокыда” булган төбәкләргә чыгып киткән иде. Узган елда Бөгелмә, Лениногорск, Югары Ослан кебек җирлекләрдә көрәш федерацияләре оешкан. Аларда ярышлар да уза башлаган. Әйтик, Югары Осланда инде ун еллар дәвамында рәсми турнирлар оештырылмаган була.

“Батырлар бәйгесе” уңышның нинди булачагына бәйле

Федерациянең календарь планынан кертелгән барлык ярышлар да вакытында узган. Шунысы бар: календарьгә кергән тугыз бәйгедә (яшьләр һәм олылар бәйгеләре бергә карала) күрсәткән нәтиҗә буенча узган ел Әлмәт командасы абсолют беренче урында урнашкан. Әлмәтлеләрнең олылар ярышларында беренче урынга чыгуылары бөтенләй сорау уятмый, инде яшьләр бәйгеләрендә дә алдынгы урыннарга чыгып баралар. Икенче урында – Чаллы, өченчедә – Кукмара. Теләче, Мамадыш, Биектау, Актаныш, Яңа Савин, Саба һәм Түбән Кама командалары беренче унлыкта урнашкан.

2014 елга ярышлар тагын да күбрәк булачак. Традицион турнирлар үз урыннарында калса да, календарьдә Россия бәйгеләренең саны арткан. Бу инде, әлбәттә, татарча көрәшнең Мәскәү тарафыннан танылуы белән бәйле. Марат Әхмәтов исә быел да республика көне уңаеннан бәйге уздыру фикерен яклады. “Ел уңышлы килер дип өметләнәм. Гомумән, бу елны мин авыл хуҗалыгы өлкәсендә борылыш ел булачагына ышанам”, – дип белдерде ул “Батырлар бәйгесе” кебек ярышларны оештыру уңышның муллыгына бик нык бәйле булуын искәртеп. “Икмәк булса, җыр да була” дигәндәй, милли көрәшебез Марат Әхмәтов җитәкләгән министрлыкның эшчәнлегенә дә нык бәйле шул.

Журналистлар бар, эше генә күренми

Иң яхшы көрәшчеләр белән берлектә, матур гадәт буенча ел дәвамында нәтиҗәле эшләгән тренерлар да билгеләнде. Шулай итеп, олылар арасында 2013 елның иң яхшы тренеры исеменә Ильяс Билалов (Әлмәт), Марат Әхмәдиев (Казан) һәм Вакыйф Дәүләтшин (Казан) лаек булды. Яшьләр белән актив һәм нәтиҗәле күрсәткечләргә исә Илнар Гәрәев (Түбән Кама), Илсур Нәҗмиев (Кукмара) һәм Рафаэль Хәмидуллин (Мамадыш) ирешкән. М.Әхмәтов иң-иңнәр янына чын-чынлап авыл җирлегендә яшәп, актив эшләүче тренерларны да өстәргә киңәш итте.

Тагын бер матур гадәт буенча федерация көрәш темасын яктырткан журналистлар арасында да иң-иңнәрне билгеләп узды. Шөкер, соңгы араларда татар матбугатында милли көрәшкә игътибар артып бара шикелле. Гәрчә федерация әгъзаларының кайберәүләре бу юнәлештәге эшебезне күрмәсә дә. Дөресен әйтергә кирәк, бүгенге көндә басма матбугатның хәле авыр. Укучылар интернет челтәренә күчә бара. Ләкин интернет әлегә федерациядәгеләрнең кайберәүләренә буйсынмый бугай. Һәрхәлдә, Intertat.ru электрон газетасын даими укучылар күрәдер: татарча көрәшне яктыртмаган атнабыз юк диярлек. Моңа инану өчен шул ук 2013 елда дөнья күргән язмаларга күз салу да җитәдер. Күп кенә басмалар хәтта хоккей яки футболга да аның кадәр урын бирмиләр. Шуңа да татар көрәше турында язучылар бөтенләй юк дигән фикер белән шәхсән үзем килешмим…

Барлык җиңүчеләр үз бүләкләрен инде 13 февральдә үк ала алачак. 13-14 февраль көннәрендә Әлмәтнең “Теннис-сити” комплексында елның иң дәрәҗәле турнирларыннан берсе – “Ватаным Татарстан” газетасы призларына Муса Җәлил истәлегенә бәйге узачак…

Радик Сабиров, “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*