enrutat
Баш бит / Көрәшүне күпсенмик!
Көрәшүне күпсенмик!

Көрәшүне күпсенмик!

Татар дөньясы буйлап Сабан туйлары атлый. Узган атнада башкала халкы бәйрәм итте. Алда Россия татар авыллары Сабан туе. Сабан туеның асылы үзгәрде, ул җыр-бию, концерт урынына әверелеп калды дип әйтергә яраталар. Халыкның меңәр еллык гореф-гадәтләренә яңалык кертү, аны имгәтү җинаятькә тиң. Шулай ук Сабантуйның тоткасы булган татар көрәшенә дә яңалык кертү гафу ителми. Соңгы арада көрәш яратучыларда гына түгел, ә күпчелек халыкта ризасызлык  тудырган – җиңүчене жирәбә юлы белән билгеләү дә татар көрәшен имгәтә, рәнҗетә торган яңалык булды. Танылган журналист, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, ТР Спорт журналистлары федерациясе әгъзасы Атлас ГАФИЯТОВ безнең газетада бу хакта үз фикерләре белән уртаклашты.

– Дөньяның күпчелек спорт төрләре үзгәреп, яңарып тора. Әйтик, безнең татар көрәшенең “бертуганы” билбау көрәшенең яңа кагыйдәләре эшләнде. Бу төр көрәш дөнья күләмендә киң таралган. Ул — төрки халыкларының барысыннан да алынган җыелма форма. Аның кагый­дәләрен эшләүдә татар судьялары да катнашты. Анда көндәшне чалып егу да рөхсәт ителә. Ә менә татар көрәше — иң күп көч сорый торган тартыш. Татарда көндәшеңне күтәреп алып, сыртка салырга кирәк. Ул имгәнүләр ягыннан, барысына караганда куркынычрак та. Сүз башына кайтсак, татарның Сабан туе Олимпия уеннары белән бер чорда бар­лык­ка килгәнлеген әйтергә кирәк. Римнар үзенчә көрәшкән, ә төрки дөнья үзенчә сугышчылар әзерләгән. Әгәр тирәнрәк төшеп карасак, Сабан туе уеннары – ул халыкны сугышка әзерләү ысулларыннан гыйбарәт. Әйтик, далада дошман явын күзәтергә кирәк. Моның өчен озын колга башына менеп күзәтүчеләр булырга тиеш. Капчык сугышы – кылыч тотачак беләкне ныгыту, капчык киеп йөгерү – әсирлеккә эләккәндә, ягъни аяклар бәйләнгәч  качу өчен кирәк,  көрәш – ат өстеннән төшеп, дошман белән бергә-бер калгач сугышка әзерләнү ул.

Сабан туенда аксакаллар һәм бөтен мәйдан аягүрә торган. Ул әдәби әсәрләрдә дә күрсәтелгән. Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясен искә төшерик. Көрәштә аяк чалып егуның зур бәхетсезлеккә китерү сурәтләнә. Язучы Мәгъ­сүм Хуҗинның “Пәһлеван” исемле хикәясе бар. Сабантуй батыры күрше авылларга көрәшергә бара. Бер авылда батыр кала. Бүләккә күмәләр. Бүләк дигәне чүпрәк-чапрак, башлы сөлгеләр инде. Сугыштан соңгы авыр еллар бит. Икенче авылга юл тота. Анысында да батыр чыга. Тагын тау кадәр ситсы-мазар. Иртәгәсен өченче авылга юл тота. Монысында егыла. Шуннан ике көн көрәшеп җыйган бүләкләрен кочагы белән үзен еккан батырга биреп калдыра да ике кулын селтәп кайтып китә. Бичәсенә әйтә, мин түгел Сабантуй батыры, әнә фәлән, ди. Екты, бөтен бүләк аңа тиеш, ди. Менә бит нинди гадел булган алар. Батыр бәясен батыр белә. Тузан бөртеге кадәр дә хәрәмләшү, күпсенү юк. Без хәзер жирәбә сикерткән булып, шул батырларга төкереп бирикмени инде? Бу – рөхсәт ителмәслек хәл. Моңа үзе көрәшкән берәүнең дә йөрәге риза түгел. Тагын бер ямьсез күренеш җәелеп бара. Үз авыл Сабан туена чит авылларны көрәшкә кертмәү яки шәһәрләрдән кайткан спорт осталарын катнаштырмау гадәте бар. Бу шулай ук татарны бизәми. Сабантуй – гаделлек мәйданы булырга тиеш. Кем көрәшергә тели,  һәммәсенә дә мәйдан ачык булсын. Кемнең каян килүе турында сүз кузгатылмый. Көрәшче – ул дан өчен көрәшә. Аның булачак бүләктә әллә ни эше юк. Һәр бил алышу-көрәшченең сәламәтлеген алып китә, әйткәнемчә, ул гомерен дә куркыныч астына куя. Гомер буе көрәшеп булмый. Күп булса 10 ел. Нигә аннан күпсенергә? Көрәшеп имгәнгәннәр күпме?! Шуңа күрә һәр көрәшчегә һәр мәйданда урын  иркен булырга тиеш.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*