tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Корстон”да VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы ачылды
“Корстон”да VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы ачылды

“Корстон”да VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы ачылды

Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган чараны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев ачып җибәрде.

Быел 8 тапкыр без бу форумны уздырабыз. Һәм ел саен бу форумда безнең Президентыбыз катнаша. Форумга Россиянең 39 төбәгеннән 832 эшмәкәр җыелды. Безнең белән бергә бүген Татарстан Республикасы хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт советы депутатлары, Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкилләре, район һәм шәһәр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре һәм татар зыялылары. 14 мартта җыен тантаналы рәвештә ачылды. Без Татар халкының үсеш стратегиясен карадык, дискуссия мәйданчыкларында фикер алыштык, икенче көнне форум делегатлары Мөслим районында булып кайттылар, алар анда үзләренә күп кенә әйберләрне үрнәк итеп таптылар, – диде Васил Шәйхразиев.

Пленар утырыш форум делегатлары чыгышлары белән дәвам итә. Татарстанның төрле районнарында, Россиянең төрле төбәкләрендә төрле тармакларда үз бизнесларын булдырган эшмәкәрләр үз тәҗрибәсе белән таныштыра.

“Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең фойесында Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмәсе эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*