tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Костанайдагы “Дуслык” татар-башкорт үзәген Тәнзилә Хәкимова җитәкләячәк
Костанайдагы “Дуслык” татар-башкорт үзәген Тәнзилә Хәкимова җитәкләячәк

Костанайдагы “Дуслык” татар-башкорт үзәген Тәнзилә Хәкимова җитәкләячәк

Костанайда “Дуслык” татар-башкорт мәдәни үзәгенең хисап-сайлау конференциясе үтте. Ул бер минутлык тынлыктан башланып китте – катнашучылар үзәкнең элеккеге җитәкчесе Зәкия Мөхсинова шул рәвешле искә алдылар.

Эшләнгән эшләргә хисап белән үзәк рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Тәнзилә Хәкимова чыгыш ясады. Яшьләр башкарган эшләр хакында оешманың яшьләр канаты җитәкчесе Светлана Марданова сөйләде. Конференция үзәкнең эшен канәгатьләнерлек дип тапты. 

Көн тәртибенең икенче соравы сайлауларга багышланган иде. Җиде кешелек Аксакаллар Шурасы рәисе итеп Венера Якупова тәгаенләнде. “Дуслык”ның идарәсенә 9 сайлап алынды. Үзәк рәисе итеп бертавыштан Тәнзилә Хәкимова сайланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*