tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көтеп алынган премьера: “Үзебез сайлаган язмыш”
Көтеп алынган премьера: “Үзебез сайлаган язмыш”

Көтеп алынган премьера: “Үзебез сайлаган язмыш”

Казан Федераль Университетының Филология һәм Мәдәниятара багланышлар институтында көтеп алынган премьера! 10 апрельдә Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы “Мизгел” яшьләр театры белән институт сәхнәсендә янә тын алды. Пьеса 1972 нче елда языла, әмма ул әлеге көнгәчә бик актуаль. Спектакль – авыл мәктәбендә булган хәл турында.

Режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббар. Ул “Мизгел” яшьләр театрына инде күп еллар җитәкчелек итә, бу үзешчән коллективка чын профессионаллар сокланырлык югарылыкка ирештергән шәхес.  Марсель әфәнде Туфан Миңнуллин иҗатына беренче мәртәбә генә мөрәҗәгать итми. Хәтта “Үзебез сайлаган язмыш” әсәре дә бу театр тарафыннан икенче мәртәбә куела. Узган сезонда шушы ук авторның “Саташу” әсәре дә сәхнәләштелеп зур уңышка ирешкән иде.

Актерлар: “Мизгел” театрына йөрүче 2- 4 курс студентлары. Төп рольдә – Илназ Сибгатуллин, татар филологиясе бүлегенең 2 нче курс студенты.

Спектакль бер тын белән генә барды. Яшь актерлар профессиональ дәрәҗәдә үз рольләрен башкардылар.

Пьесаны сәхнәләштергәндә укытучылар һәм Г. Камал театры артистлары да үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр, ярдәм иттеләр.

“Иң тәмлесе ахырдан” дигәндәй, ахыры бик тәмле һәм җылы булды. Актерлар, җитәкчеләр тәмле сүзләр, мактаулар һәм матур, хуш исле чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләнделәр.

Ел саен, яз көннәрендә “Мизгел” театры безгә бер премьера бүләк итә. Бу зур бәйрәм дә һәм яшь актерлар, талантлы студентлар өчен имтихан да. Иң югары билгене тамашачы куя. Ә алар арасында якыннар гына түгел, укытучылар да, профессиональ актерлар да.

Гөлназ Сәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*