tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлы булсын “Нәүруз” бәйрәме!
Котлы булсын “Нәүруз” бәйрәме!

Котлы булсын “Нәүруз” бәйрәме!

Уфада пылау пешерүчеләр бәйге тотты.

Кичә Башкортстан башкаласының “ЕврАзия” агропаркында пылау пешерү буенча беренче чемпионат үтте. Әлеге бәйге “Нәүруз” республика бәйрәме уңаеннан оештырылды.
Әйткәндәй, “Нәүруз” бәйрәме республика күләмендә 20нче тапкыр үткәрелә. Быел бәйрәм үзенчәлекле форматта – пылау пешерү осталары бәйгесе рәвешендә оештырылды. Республикада яшәүче төрле халыклар үз тирмәләрен тәкъдим итте. Казаннарда томаланып кына пылау өлгерде, өстәлләргә һәр милләтнең үз ризыклары тезелде. Сәхнәдә исә төрле төрки халыкларның рухи-мәдәни тормышы чагылды – татар, башкорт, дагыстан, әзербайҗан, таҗик, үзбәк, кыргыз, чечен, кабарда, төрекмән халыкларының милли моңнары, озын көйләре яңгырады, биюләре мәйданны гөрләтте.

– “Нәүруз” – ул яз, кояш, мәһәббәт, гаилә символы булып санала. Бүген ул иран һәм төрки халыклар гына түгел, республикада яшәүче башка милләт, дин вәкилләрен дә бирегә җыйды. Шушы бәйрәмдә төрле халыкларның тормышы, көнкүреше, рухы чагыла. “Нәүруз” – дуслык, бер-береңә ихтирам бәйрәменә әверелде. Безнең туган җиребездә һәрвакыт тынычлык булсын, халыкларыбыз тату яшәсен! – диде тантананы ачып, Русия Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина.

Бәйрәм кунакларын, тамашачыларны Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров та тәбрикләде.

– Нәруз – ул төрки халыкларның иң борынгы бәйрәме. Ул фарсы телендә “яңа көн” дигән мәгънәне белдерә. Әлеге бәйрәм 2010 елгы БМОның Генераль ассамблеясе карары нигезендә Халыкара бәйрәм статусын алды. Башкортстанда 120дән артык милләт вәкилләре бер гаилә булып яши. Алар әйтерсең дә үз йолалары, традицияләре белән бер гөлләмәгә җыелган. Республикабызда киләчәктә дә дуслык, татулык, иминлек булсын, – диде Зариф Закир улы.

Динар Кәлимуллин фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*