tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Самара өлкәсендә нәшер ителүче “Бердәмлек” газетасы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Анда мондый юллар:

Кадерле “Бердәмлек”ләр!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән сез иҗат итә торган “Бердәмлек” газетасының 25 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм. Газетаның алыштыргысыз баш мөхәррире Рифкат ага Әһлиуллинга һәм редакция коллективына татар халкының мәдәниятен, мәгарифен, тарихын, динен киң кырлы яктыртып баруыгыз өчен чын күңелдән  рәхмәт хисләремне җиткерәм. Сез бүгенге көндә үрнәк булырлык эшләр башкарасыз. Халкыбызны ярату, эшкә чын күңелдән бирелгәнлек, энтузиазм, иң мөһиме – хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы, “Бердәмлек”не файдалы һәм милләт өчен бик тә кирәкле газетага әверелдерде. Киләчәктә дә тоткан кыйблагыздан тайпылмассыз дип ышанам. Иҗат коллективына да, “Бердәмлек”не укучыларга да киләчәктә дә кызыклы, бай эчтәлекле газеталы булуларын телим.

Барыгызга да халкыбызның киләчәген кайгыртып яшәвегезне  телим. Сезгә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете юлдаш булсын. Татар халкының үткәнен, бүгенгесен, киләчәген дөрес яктыртучы “Бердәмлек” булып калыгыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*