tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы
Тамир Алимбаевич Алимбаевка

Хөрмәтле Тамир Алимбаевич!

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне, татар халкының гаярь, тырыш вә булдыклы улын, күркәм бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Без Сезне фидакарь шәхес, татар халкының күңелен бөтен нечкәлеге белән сизгән, аның кайгыларын, шатлыкларын тоеп яшәгән  милләтпәрвәр буларак беләбез. Безнең халык борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә Сезнең кебек милләтпәрвәрләрнең керткән фидакарь хезмәте әйтеп бетергесез зур.

Безнең милләт кайда гына яшәсә дә, халкыбызның моңын, гореф-гадәтен, күркәм бәйрәмнәрен саклап, үзеннән соң килгән буыннарга тапшыра килгән. Ә бу күркәм эшләрнең башында һәрчак халкыбызның Сездәй милләтпәрвәр уллары һәм кызлары торган. Сездәй ул-кызлары белән татар көчле дә, гайрәтле дә.

Сез башкарган игелекле гамәлләр милләтебезнең якты киләчәге өчен эшләнә. Омск өлкәсендә һәм гомумән Себер төбәгендә халкыбызның телен, мәгърифәтен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерүгә, милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен яклауга Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Төбәктәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре, сәнгать коллективлары һәрдаим Сезнең яклау һәм ярдәмнәрегезне тоеп яшиләр. Шуларның бер күркәм чагылышы булган “Татар дөньясы” газетасы да күп төбәкләр өчен үрнәк милли басма булып тора. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез халкыбызның хөрмәтен казандыгыз. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы булып сайлануыгыз да – әнә шуның бер дәлиле.

Хөрмәтле Тамир әфәнде! Күркәм юбилеегыз белән тагын бер кат ихлас тәбрикләп, Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык, муллык һәм тынычлык телибез.

Зур ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе
Р.З.Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*