tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!!!
Котлыйбыз!!!

Котлыйбыз!!!

2015 елның 1 август көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров туган көнен билгеләп узды.

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!
Татар дөньясында Сезнең исемне белмәгән татар кешесе юктыр, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятын, сәнгатен үстерүдә башкарган эшләрегез бихисап күп. Сез беренче чиратта акыллы юлбашчы, туры, төпле фикер-киңәшләрегез белән халкыбызны дөнья мәйданында күрсәтүче асыл зат, оста сәясәтче. Кылган яхшылыкларыгыз, башкарылган эшләрегез олы рәхмәткә лаек.
Хөрмәтле Ринат Зиннур улы, Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, сабырлык, эшегездә зурдан-зур уңышлар телибез.

Ихтирам белән 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*