tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Бүген, 15 сентябрь көнне, Татарстанның халык артисты, чын мәгънәсендә халык җырчысы Фердинанд Сәлаховның туган көне – юбилее. Бөтендөнья татар конгрессының якын дусты, татар дөньясының хөрмәтле җырчысы ул. Фердинанд –  бик катлаулы, күпкырлы, талантлы, укымышлы, дөньяга, сәнгатькә үз карашлы, үтә җитди җаваплы, ышанычлы һәм тынгысыз шәхес. 60 ел гомеренең 35 елын  сәхнәдә, милләтенә хезмәткә багышлаган  җырчы Фердинанд Сәлахов.  Без җырчыны бәйрәме белән котлыйбыз. Фердинанд!  Син халыкка, тамашачыңа, туганнарыңа, дусларыңа, гаиләңә кирәкле кадерле зат. Иҗатта кал. Ходай  сине сәламәтлектән, бәхеттән, мәхәббәттән, өметтән аермасын. Затлы җырларын белән татар халкын сөендереп озак яшә!

Хөрмәт белән,  Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*