tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе
М.Ш. Шәймиевкә

 

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович!

Сезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Татарстанда гына түгел, хаклы рәвештә, бөтен татар дөньясында танылган фидакарь затны юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм.

Татар халкының яңа тарихында Минтимер Шәймиев шәхесе аерым урын алып тора. Сез татар халкын, аның дәүләтчелеге булып торган Татарстан Ре­спубликасын яңа биеклеккә күтәрдегез. Бол­гавыр чор булып саналган 90нчы елларда, зур тәвәккәллек күрсәтеп, Татарстан корабын давыллы диңгезләр аша үткәрдегез. Бүгенге уңышларыбызның нигезе шул чорда салынды. Озак гасырлардан соң, татар кешесе горур­ланып башын югары күтәрде. Татарстан Республикасының суверенитет игълан итүе, татар тарихына алтын хәрефләр белән язылды.

Әйтергә кирәк, бу чорда республикабыз беркем дә үтмәгән юлдан барырга мәҗбүр булды, һәм ул аны лаеклы үтте. Республика Президенты буларак, Сез ул елларда үзегезне халыкны кайгыртучы чын җитәкче итеп күрсәттегез. Нәкъ шул чорда Татарстан шәһәрләрендә меңләгән гаиләләр иске хәрабәләрдән яңа заманча торакларга күченде.  Идел һәм Кама аша күперләр, ре­спублика икътисадына ышанычлы нигез салу, авылларга газ кертү халкыбыз тор­мышын тамырдан үзгәртте.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезнең татар  халкының рухи үсешенә керткән өлешегез  дә бәяләп бетергесез зур. Казан уртасында балкып торган Кол Шәриф мәчете дөньяга сибел­гән татарны берләштерде, тарихи Ватанга җыйды. Бөтендөнья татар конгрессының барлыкка килүе дә Шәймиев исеме белән бәйле. Нәкъ менә 1992 елның җәендә Сезнең фәрман белән чакырылган милләт җыены халкыбызга яңа юл күрсәтте. Елдан-ел татар халкының бердәмлеге ныгый, милләтнең куәте арта.

Ничәмә-ничә гасырлар халкыбызның җан әрнүе булып торган Шәһре Болгарны яңадан торгызу, аның тарихи әһәмиятен ЮНЕСКО дәрәҗәсендә таныту үзе генә дә ни тора!

Сез татарны берләштерүче, халкыбызның зирәк акылын, тапкырлыгын, киң күңеллелеген гәүдәләндерүче шәхес буларак, милләтебезгә көч, дәрт өстисез, яңадан-яңа җиңүләргә рухландырасыз. Җәмгыятьтә барган катлаулы үзгәрешләр, зур уңышлар, җитди адымнар, барысы да, Сезнең йөрәгегез аша үткән.

Киләчәктә дә, халкыбызның бөтен нечкә кичерешләрен аңлап һәм тоеп яшәргә,  ныклы адымнар белән алга барырга насыйп булсын. Сезгә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.

Хөрмәт белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе
Ринат Закиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*